Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәнис Яруллинны искә алдылар

Якташыбыз Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлап Казан шәһәрендә дә зур әдәби- мәдәни чаралар оештырылды. Шундый тантана Яңа Савин районының 103 нче һәм 71 нче санлы мәктәбендә булды. Шулай ук Мәскәү районының 34 нче рус- татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Совет районының 90 санлы гимназиясендә виртуаль музейга экскурсия оештырылды. Анда Баулы районы вәкилләре дә катнашты.

–Әлеге чаралар бик матур, җылы эчтәлектә булды, – дип сөйләде безгә Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллинның музей-йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина. – Мин үзем дә Фәнис Яруллин турында кыскача презентация әзерләгән идем. Анда Фәнис абый үзе музейга кайткан вакыттагы уй-фикерләрен дә сөйли. Шулай ук укучыларга якташыбызның тормыш юлын,  иҗатын чагылдырган китаплар күргәзмәсе дә бик ошады.

Гүзәлия Газизуллина сүзләренчә, хәтер кичәсе барышында Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым үзе дә катнашкан. Эстрада йолдызлары да чыгыш ясаган. Алар Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарганнар.

Фото: Гүзәлия Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ