Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда түгәрәк өстәл узды

Баулы район үзәк китапханәсенең актлар залында, Халыкара сукырлар көненә багышлап, “Ак таяк” айлыгы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау, мәҗбүри медицина иминияте һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл Баулы сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова чыгышы белән башланып китте. Ул начар күрүчеләрнең көндәлек тормыштагы төп проблемаларына тукталды.

– Безнең шәһәрдә нәкъ менә инвалидлар өчен автостоянкалар аз, – дип сөйләде ул. – Әлеге билге куелмаган урыннар да бар. Мәсәлән, кайбер супермаркетлар янында, базар һәм “Водоканал” предприятиесе янында, район үзәк хастаханә поликлиникасы территориясендә юк. Кайбер оешмаларда бинага кергән җирдә ике катлы идәннәр, баскычлар бар. Баскычлар булганда, беренче һәм соңгы баскычларын сары төскә буяу зарур. Мәдәният йорты артындагы җәяүлеләр кичүендә тоеп беленә торган такталарны үз урынына куюны күптән сорыйбыз. Алар анда бар иде бит, ниндидер сәбәпләр аркасында аларны асфальт астында калдырдылар. Анда “күзлек” билгесе генә калды, тик ул начар күрүчегә ярдәм итми. Чыгышымны дәвам итеп, шунысын әйтеп узам: шәһәрдәге күпчелек пандуслар стандартларга туры килми. Алар бик текә, өслеге тая. Инде тугыз елдан артык светофорларга тавышлы җайланмалар куюны сорыйбыз, район үзәк хастаханәсе янына булса да куйсыннар иде. Тик әлегә безне беркем дә ишетми.

Ольга Лыкова сүзләренә караганда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр шәһәр бассейнында күтәргеч җайланма булуын тели. Аның ярдәмендә инвалидлар бассейнга имин генә керә алырлар иде.

– Без төрле шәһәрләрдә чараларда катнашабыз, һәм күп кенә бассейннарда андый җайланмалар булуын күрдек, – ди Ольга Лыкова.

Түгәрәк өстәл барышында дарулар белән тәэмин итүгә, диспансерлаштыру узуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Индира Сәйфуллина фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев