Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда тагын бер зур үрмәкүч. Агулымы, юкмы?

«Баулы – информ» редакциясенә район халкы кызыклы язмалар, борчулы сораулар белән еш мөрәҗәгать итә. Шушы көннәрдә Хансевәр авылыннан да шалтырату кабул иттек. Вәлия Мөхәммәтгәрәева үзенең ишегалдында, йорт тирәсендә зур урмәкүчләргә тап булган.

Моннан берничә ел элек тә күзгә чалынганнары бар иде, – быел тагын күренә башладылар, – ди Вәлия апа. – Зур үрмәкүч күреп өйрәнмәгән бит без. Шикләндерә. Тәрәзә капкачы яныннан тотып алдык бу юлы. Себерке белән чиләккә себереп төшереп, бакча артына ук илтеп ыргыттым. Хәзре бакчага чыгарга да куркыбрак торам. Дөрес эшләдемме икән? Һава шартлары коры һәм эссе тора. Агулы, кешегә зыянлы түгел микән? Шуны беләсе иде.”

Безнең редакциягә моңа кадәр дә Потап – Томбарлы һәм Татар Кандызы авылларыннан шуңа охшаш шалтырату булган иде. Әлеге хәл буенча без Татарстанның биологик ресурслары буенча Дәүләт комитетына сорау юлладык. Алар әлеге үрмәкүчләрне көньяк рус тарантулы дип исбатлау җибәрде.

Бу юлы да без үрмәкүч фоторәсемен һәм кыска гына видеоны Татарстанның биологик ресурслары буенча Дәүләт комитетына юлладык. Җавап көтәбез.

Җавап тагын уңай килсә, Баулы районында Кызыл китапка кертелгән агулы тарантулалар күбәйгән дигән фикер туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ