Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда кайбер урамнар ябыла

Шәһәр урамнарыннан көн саен 300 кубометрдан артык кар чыгарыла. Бүген дә авыр техника көн дәвамында Энгельс урамында эшләде.

Сонгы көннәрдә кар күп яуды. Шәһәрнең үзәк урамнарыннан, юллардан, тротуарлардан һәм автобус тукталышларыннан кар чыгару дәвам итә. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инженеры Марсель Даутов сүзләренчә, беренче чиратта социаль объектка илтүче юллар чистартыла. Бүген Энгельс урамында үзәк юлны ябып кар чыгару эшләре дәвам итә. Эшкә бер автогрейдер, экскаватор, төягеч- погрузчик, биш КамАЗ машинасы җәлеп ителгән. Шулай ук биш эшче кул көче белән ярдәм итә.

– Көн саен 300 кубометр тирәсе карны махсус полигонга ташыйлар, – ди Марсель Даутов. – Иртәгә, 23 нче гыйнвар көнне, иртәнге биштән үк авыр техника Һади Такташ урамыннан Пушкин урамы 45 нче йорт киселешенә кадәр юлны ябачакбыз. Шул урамнарда яшәүче машина хуҗаларына мөрәҗәгать итәбез, машиналарны юлларга куеп калдырмасыннар иде. Кар чистартуда андый машиналар комачау итә.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев