Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда бәйрәм ярминкәсе үтте

Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Баулының агропаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Ярминкә Өлкәннәр көненә багышланды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ит-сөт, яшелчә- җимеш, хуҗалык өчен кирәк яраклар мулдан булды. Татар Кандызы авылыннан килгән Миләүшә һәм Радик Вәгыйзовлар үз хуҗалыкларында үстергән кош- корт итен халыкка тәкъдим итте. Бройлер тавык итенең бер килограммы - 350, үрдәк - 500, каклаган казның килограммы 1200 сум иде.

Бодай һәм арпаның килограммы 10 сум, төргәкле печән- 1500, саламның зур төргәге- 700 сум иде.

Бу юлы ярминкәдә бәрәңге аеруча күп булды.Аның 7 литрлы чиләген - 250 сумнан саттылар.

Сыер итен 450-500 сумнан алырга була иде.

Мәдәният йорты артистлары ярминкәне бәйрәмчә концерт белән бизәделәр.

 

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев