Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы урамнары тиздән “чәчәк” ата

Яз айларына аяк басып, көннәр җылыта башлауга шәһәр урамнарында өмәләр, җыештыру эшләре башлана. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре үзәк урамнардагы чәчәк клумбаларын, бордюрларны чистартып, агарту эшенә керештеләр.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инжеры Марсель Даутов мәгълүматларына караганда, 44 чәчәк клумбасы быел да Баулы урамнарын ямьләндереп торачак. Анда башта төрле төстәге тюльпаннар, аннан аларны соңрак чәчәк атучы петуния һәм бәрхет гөлләре алыштырачак. Барлыгы клумбаларга һәм урамнарга 12 мең данә чәчәк утыртылачак. Шуларның өч меңе Баулы питомнигында үстерелә.

Бордюрлар буяуга һәм чистартуга бер берәмлек техника, сигез эшче җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ