Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы урамнары кардан чистартыла

Соңгы көннәрдә яуган кар төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкать алып килде. Хәзерге вакытта шәһәр урамнарын кардан чистарту эше бара.

Декабрьнең соңгы көннәренә кадәр саран гына яуган кар, берничә көн эчендә хәтсез генә кар көртләре барлыкка китерде. Шуның белән кар көрәү, урам юлларын чистарту эшләре башланды.

– Бүгенге көнгә шәһәрдән, нигездә, үзәк мәйданнан һәм үзәк урамнардан 1150 кубометр кар махсус мәйданнарга чыгарылды. Урамнарда, үзәк мәйданда һәм юл буйларында барлыгы унике берәмлек техника эшли, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев