Баулы районы Исергәп авылында имамнар фикер алышты
Ел әйләнәсе аена бер тапкыр Баулы районында имамнарның күчмә җыелышы уздырыла. Бу юлы киңәшмә Исергәп авылы мәчетендә үтте.Аңа якын-тирә авыллардан 16 кеше килде.
Көндәлек тормышта мәшәкатьләр күп булган кебек, мәхәллә тормышында да эшләр, алга куелган бурычлар байтак. Исергәп авылында узган имамнар җыелышының эшлекле өлеше мәчет янындагы җирле аш-су кафесында үтте. Сөйләшү барышында районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов авыл имамнарын шушы көннәрдә бәйрәм ителүче Мәүлид белән тәбрикләде. Котлаудан соң мәчетләрдәге эш барышы, уку-укыту тәртипләре, кышкы сезонда мәчетләрне җылыту хакында сүз барды.
Эшлекле киңәшмәдән соң, дин әһелләре, мәчеткә кереп, намаз укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев