Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы авылында каз өмәсен гөрләткәннәр

Элек-электән халкыбыз күпләп мал-туар, кош-корт асрап көн күргән. Бүгенге көндә дә авыл уңганнары каз өмәләре оештырып, үз хезмәтләренең рәхәтен күрә.

Күптән түгел Татар Кандызы авылында яшәүче Радик һәм Миләүшә Вәгыйзовларның уңган-булган гаиләсендә дүрт көн өмә уздырганнар. Алар быел барлыгы 150 баш каз асраган. Дүрт көн дәвамында биш хатын-кыз 35шәр каз эшкәрткән. Җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова әлеге өмәдә үзе дә катнашкан.

– Элекке заманнардан башлап татар халкы каз асраган, – ди ул. – Каз мамыгыннан мендәрләр ясаганнар, язын каклап, җәен телемләп кисеп ашаганнар. Ачлык елларында каз асрап, каз көтүләре көткәннәр. Каз бик файдалы кош ул.

Сиринә ханым сүзләренчә, өмәчеләр эш белән бер рәттән күңелле, матур хәтирәләрен искә төшереп, җырлар җырлашып та утырганнар. Кайнар каз бәлешеннән дә авыз иткәннәр.

Әйтергә кирәк, Вәгыйзовлар гаиләсе казларны инкубаторда үзләре чыгарган. Бүгенге көндә күпләп эре мал, казлар белән бергә 500гә якын кош-корт та асрыйлар алар. Каз түшкәләрен, мамыгыннан мендәрләрне хезмәт сөючән гаилә сатуга чыгара.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #Бавлы