Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы мәктәпләре террорчылык белән көрәшкә әзерме?

Чираттагы аппарат киңәшмәсе район башлыгының беренче урынбасары Ринат Хамидуллин җитәкчелегендә барды. Киңәшмә башында район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Шәрәфиев гадәттәгечә узган атнаның оператив хәле турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләреннән ачыкланганча, кайбер мәктәпләр террорчылыкка каршы торуга бик үк әзер түгелләр икән.

Атна дәвамында дежур частькә 94 хәбәр алынган, шуларның икесе җинаять буларак теркәлгән. Кызганычка каршы, алар икесе дә әлегә ачылмаган. Җәмәгатьчелек тәртибен бозган өчен 19 кеше, юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы 135 шофер һәм җәяүле админстратив җаваплылыкка тартылган. Дүрт шофер руль артына исерек хәлдә утырган өчен тоткарланган. Район юлларында алты машина бәрелү очрагы теркәлгән.

Илнур Шәрәфиев узган атнада кайбер мәктәпләрнең терроризмга каршы торуга әзерлеген сынау максатында махсус тикшерүләр үткәрелүен һәм аларның нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Кулына пакет тоткан шартлы террорчы бер каршылыксыз 5нче мәктәп бинасына үтеп керә. Ишек төбендәге вахтер чит кешенең исемен журналга яза, ләкин пакетын ачып күрсәтүне таләп итми. Нәтиҗәдә “террорист” кулындагы пакет директор кабинетына кадәр барып җитә.

1нче санлы мәктәпкә дә “террорчы” җиңел генә үтеп керә. Вахтер аның исем фамилиясен язып алганнан соң, кулындагы пакетында ни булуын карап та тормыйча үткәреп җибәрә. Бинадагы сигез видеокүзәтү камерасының икесе төзек булмавы да ачыклана.

Кызылъяр авыл мәктәбендә генә “террорчы”га аркылы төшәләр. Ләкин анда да бер кимчелек ачыклана: вахтер керергә теләүче турында тулы мәгүлъмат сорамый. Аның паспорты булу-булмау белән кызыксынмый.

Ринат Хәмидуллин район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиевага мәктәп директорлары белән тагын бер тапкыр җитди киңәшмә үткәрергә һәм югарыда әйтелгән кимчелекләр башка кабатланмаслык итеп аңлату эшләре үткәрергә кушты.

Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе дә чыгыш ясады. Авыл хезмәткәрләре бүгенге көндә көнбагыш һәм силоска кукуруз уру белән мәшгульләр.Туфрак эшкәртү техникасын кырга чыгарырга әлегә мөмкинлек юк – яңгырлар комачаулый. Терлекчелектә елның үткән тугыз ае күрсәткечләре уңай – үсеш күзәтелә. Сөт һәм ит җитештерү узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 102 процентка, терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 104 процентка арткан, ә һәр сыердан уртача тәүлеклек савымның артуы 105 процент тәшкил иткән.

Киңәшмәдә “Водоканал”,  шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиеләренең атналык эшләренә дә бәя бирелде. “Водоканал” предприятиесенең суны законсыз үзләштерүчеләр белән көрәше узган ел белән чагыштырганда 4200 кубометр суны күбрәк сатуга китерсә дә, әлегә канәгатьләнерлек һәм тынычланырлык булмавы билгеләп үтелде. Ринат Хәмидуллин башкарма комитет юристына су үзләштерүдә гаепләнүчеләргә карата шикаятьләрне судка әзерләүдә “Водоканал” предприятиесенә ярдәм итәргә кушты.

Киңәшмә ахырында баш дәүләт салым инспекторы Валентина Галкина залда утыручыларны бүгенге көндә район һәм шәһәр күләмендә салым җыемы күрсәткечләре белән таныштырды һәм салымнарны вакытында түләргә чакырды.

Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев