Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Кандызы мәктәбе укучылары быел да кыяр үстергән

Татар Кандызы укучылары мәктәп яны теплицасында инде унбиш елдан артык үзләре кыяр һәм яшел тәмләткечләр үстерәләр. Укучыларның февраль аенда утырткан кыярлары уңыш бирә башлаган.

– Кызганычка каршы, үзизоляция режимы кертелгәннән соң укучылар өйдә калып укырга мәҗбүр, – дип сөйләде Татар Кандызы мәктәбенең директор урынбасары Рушания Хәлиуллина. – Ел саен, шул исәптән быел да, укучылар биология укытучысы Гөлнара Вәгыйзова җитәкчелегендә дәрестән тыш чаралар вакытында теплицада яратып кыяр үстерәләр. Быел кыяр үсентеләре февраль аенда ук шытып чыкты. Укучылар кыяр үсү процессын тулысынча күзәтеп, өйрәнеп, көндәлек тутырып, язып та баралар. Кечекенә генә теплицада балалар, бакча эшләренә, кыяр үстерү серләренә өйрәнәләр.

Рушания Хәлиуллина сүзләренчә, теплица кечкенә генә булса да, уңышы бик күп була. Ел саен яз айларында мәктәп укучылары үзләре үк үстергән витаминлы салат, яңа түтәлдән өзгән кыяр белән сыйланалар. Кыяр янында кечкенә генә түтәлдә укроп һәм яшел суган да үстерәләр.

– Быелгы уку елының дүртенче чиреге укучылар өйдә генә, шул сәбәпле җыелган уңышны укучыларга тараттык, мөмкинлекләреннән чыгып ата-аналары килеп ала, – ди Рушания Хәлиуллина.

 

Фото: Рушания Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев