Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Кандызы авылы юбиляры: “Яшьлектә тырышсаң, картлыкны муллыкта каршылыйсың”

Бүген Татар Кандызы авылында гомер итүче Фәһимә Зарипованы 90 яше белән тәбрик иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин һәм балалары, оныклары аның өенә җыелды.

Фәһимә апа тормыш иптәше Илтизәр белән 45 ел бергә гомер итеп алты балага гомер биргәннәр. Аларның һәрберсенә тәрбия, тормыш көтәр өчен белем бирергә тырышканнар. Һәр эшкә җитез, өлгер һәм уңган куллы Фәһимә апаны авылдашлары да үз итә. Чөнки аның кебек тәмле итеп аш-су пешерә белүчеләр сирәк булган. 
–Безнең әни ипине гел төнлә пешерә иде, – дип сөйләде юбилярның кызы Илсөяр. – Без иртән торуга өй җылы, тәмле икмәк исе чыккан, өстәлдә яңа сауган сөт, каймак, мичтә пешкән коймак- көлчәләр һәм башка шундый сый-нигъмәтләр. Аларның тәме әле дә тел очында торган кебек. Элек өй тулы бала- чага булгач, аның көндез пешеренергә вакыты да калмагандыр инде. Без – балаларны йоклатып бетергәч, үз җаена эшләгәндер. Ул гына да түгел, бала-чаганың өс- башын да һәрвакыт чиста-пөхтә йөртте әниебез. Тегү- чигүгә дә оста булды. Әле бүгенге көндә дә, мин карт дип, кул кушырып утырмый. Оныкларына, оныкчыкларына бияләй- оекбашлар бәйләп кигерә. 
–Эшләдек инде, – дип сүзгә кушылды ветеран үзе дә. – Авыл җирендә, итәк тулы бала да булгач, эшләмәгән эш калмады. Колхоз эшенә дә өлгердек, өйдәгесенә дә. Яшәргә кирәк бит. Элек ярыша- ярыша эшли идек. Шулай итеп, колхозларны миллионер исеменә чыгарыр өчен тырыша идек. Соңгы елларны хәтта штукатур- маляр булып та эшләдем. Эшләүнең үкенече калмады. Шуңадыр инде, бүгенге көнем муллыкта, балаларым һәм оныкларым арасында бәхетле итеп үтә, шөкер. 
–Безнең әни бүгенге көндә дә барыбыз өчен дә алтынга тиң киңәшчебез, – ди кызы Илсөяр. – Ярый әле әни безнең белән. Авыр вакытларда ул минем таянычым. Балаларны да аякка бастырырга ярдәм итә. Без кайтуга ашарга пешереп, өйне дә җыештырып куя. Әниебезгә безне сөендереп, тагын озак еллар гомер итүен телибез. Аның укыган догалары безгә тормышта ярдәм итә. Бүген авыл җирлегеннән юбилее белән котларга килгәч, бераз күңеле дә тулып китте. Ә болай, көчле рухлы, нык холыклы, барыбызга өлге булган чын татар  хатын-кызы үрнәге ул. 
Юбилярга ил башлыгының котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев