Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы ветераны өчен икеләтә бәйрәм булды

Яңа ел бәйрәме көннәрендә юбилейларын билгеләп үтүче Баулы ветераннары өчен икеләтә бәйрәм булды. Салих авылында туып, бүгенге көндә Яңа Шалты авылында гомер итүче Вафия Салаватова үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Әлеге буынның яшь вакытлары гына түгел, балачаклары да эш белән, авыр хезмәт арбасына җигелеп үткән. Вафия Газым кызы да шул чор яшьтәшләре кебек кечкенә чагыннан ук колхоз кырларында тир түккән. Үзенең эшләгән чорларын, бүгенге көн тормышы турында ул үзен котларга дип килгән авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллинга сөйләде.

–Безнең балачак булмады да бит, – ди ветеран. – Колхозда төрле эштәк кайтып кермәдек. Чүп утау, печән чабу, кибән кую, үгезләр белән җир сөреп, тырмалаулар... берсе дә калмады инде. Аның белән беррәттән өйдә мал-туар күп иде.  Нык булдык. Бирешмәдек. Бүгенге көннәребез оҗмах кебек.

Вафия апа өч балага гомер биргән. Аңа иң авыр кайгы – бала кайгысын да күрергә туры килә. Армия сафларына җибәргән улы, аннан исән кайтмый. Ветеран бу хакта исенә төшерергә теләмәде.

–Рәхмәт, минем турыда онытмаганыгыз өчен, – ди ветеран күңеле тулып. Ул да үз чиратында үзен тәбрик итәргә килүчеләргә яңа ел теләкләрен җиткерде.

–Безнең Вафия апа бик уңган куллы, җор телле апа, – ди мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Вафия апа гомере буе шәл бәйләде. Аның кебек матур читле шәлләр бәйләүче апалар сирәк була. Ул кунакчыл. Әле озак еллар яшәсен.

Зәйрулла Фәткуллин юбилярга ил башлыгының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бу көнне Вафия апаны балалары, оныклары да юбилее белән тәбрик иттеләр.

 

Фото: Гульназ Вахитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев