Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөлләр яратучы Алсу ханым тәҗрибә уртаклаша

Чәчәк яратмаган хатын-кызлар сирәктер. Баулыда яшәүче Алсу Галиуллина озак еллар фиалка – миләүшә гөленең төрләрен үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның өй бүлмәләрен, тәрәзә төпләрен йөздән артык чүлмәкле гөл бизи.

– Мин үз-үземне белгәннән алып гөлләр үстерергә яратам, – ди хуҗабикә. – Чөнки без үскәндә әнием – Гөлсинә дә гел чәчәкләр үстерә иде. Гөлләр ярату, матурлыкны күрә белү дә әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Бер кызык та сөйләп үтим әле, шулай мәктәптә урта классларда укыган чагым. Гөл савыты таба алмыйм. Элек бит махсус гөл савытларын табуы авыр иде. Булса да, алмаганнардыр инде. Мин үзем җаен таптым, буяудан бушаган савытларга утырта башладым. Яңа йортка күчкән чак иде. Әти сүгеп тә алды. Имеш ул матур итеп ясап куйган тәрәзә төпләрен бозам икән. Әти дә шулай сүкте-сүкте дә, аннан соң сүз әйтми башлады инде. Гөлләрем чәчәк атканда үзе дә “чәчәкләр күзгә ял бирә”, дип озаклап сокланып карый иде. 

Алсу Галиуллина сүзләренчә, аның егермедән артык төрле төсләрдә булган миләүшә гөленең төре бар. Аларны һәрвакыт карап, тәрбияләп торсаң, бик матур чәчәкләре белән сөендерәләр, ди ул.

– Гөлләргә махсус туфрак сатып алам, аны үзебезнең туфрак белән дә кушам, – ди хуҗабикә. – Гади судан кала, тукландыра торган махсус эремәләр дә ясыйм. Гөлләр бигрәк тә банан кабыгыннан ясалган суны ярата. Аны мин болай ясыйм: банан кабыгына су салып куям, аны 7-10 көн тотам. Шуңа тагын бераз чиста, бүлмә температурасындагы су өстим һәм гөлләргә сибәм. Гөлләр шулай ук шикәр салынган бераз баллы су да ярата.

Гөлләрне үрчетү дә аеруча җаваплылык сорый икән. Онытылып китеп, берничә төрле гөлне бер пычак очы белән киссәң, сортлары буталу очраклары да булган.

– Гөлләрне үрчетү нияте белән яфрагын кискәндә, бер төрлесен кискәч, пычакны юарга кирәк, чөнки бик тиз төсләре, төрләре бутала, – дип аңлатты ул. – Кискән яфракны бераз суга салып тотам, суына активлаштырылган күмер салам. Шулай итеп тамыр җибәрәләр. Кечкенә тамырлары чыккач, аларны сак кына туфракка күчерәм һәм пленка белән каплап куям. Парланып үсеп китә. Әлбәттә, аны караштырып торырга кирәк. Тамыры күгәреп, чери дә башларга мөмкин.

Бүгенге көндә теләге булган һәр кеше җаны теләгәнчә гөлләр үрчетә ала, моның өчен мөмкинлекләр дә зур.

– Гөлләрне үстерүгә чикләр юк, төрләре бик күп, – ди Алсу Галиуллина. – Тик нинди гөлләр үстереп карасам да, миңа фиалкалар ошый. Бигрәк тә, бәрхет чәчәклеләре, катланып-катланып үскәннәрен үз итәм. Тагын шуны да әйтәсем килә, гөл яраткан хатын-кызның күңеле дә чиста, матур була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев