Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыда мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге финал ярышлары бара

Баулының универсаль спорт залында 17декабрьдән 19 ына кадәр Татарстан беренчелегенә мини-футбол буенча финал ярышлары үтә. Уеннарда 2004-2005 нче елларда туган яшүсмерләр катнаша.

Мини-футбол буенча өч көн дәвамында барган финал этабында республиканың төрле районнарыннан сигез команда катнаша. Безнең төшерү төркеме спорт залга барганда Байлар Сабасының “Олимп” һәм Баулының “Комфорт” командасы арасында уен бара иде.

– Мини-футбол буенча ярышлар бик “кызу” үтә дияр идем, – дип фикере белән уртаклашты Саба командасы тренеры Ленар Гомәров. – Безнең командадагы уенчылар, яшь булсалар да, тәҗрибәләре бар, алар инде 6-7 ел уйныйлар. Зур футболда да сынатмыйбыз, Татарстан беренчелегенә өченче урында калдык. Ә мини-футбол буенча кичә безнең команда Казан белән уйнады. Исәп 0:0 булды әлегә. Уеннар дәвам итә. Һәр команда зур әзерлек белән килгән, уеннар матур, җанлы булып үтә. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртә. Шулай да сынатырга исәп юк.

Командалар бераз ялга туктап торган арада яныбызга йөгереп бер яшүсмер килде. Ул Саба командасының уенчысы Язнур Ганиев икән. Үзе теләп, безнең белән сөйләшергә килүенә без сөендек. Аңа кечкенә чакта ук футбол “җене” кагылган икән. Яшь булуына карамстан, бик күп уеннарда, ярышларда катнашырга өлгергән ул. Шуңа күрә, без – журналистлар белән дә бик теләп аралашты.

– Мин кечкенә чактан ук спорт белән кызыксынам, кечкенәдән үк туп тибеп үстек, – дип сөйләде Язнур Ганиев. – Беренче сыйныфка укырга кергәч, минем алдыма әти-әнием сайлау куйды – футбол яки хоккей. Мин инде, әлбәттә, футболны сайладым. Киләчәктә – ул бер һөнәр кебек тә, җае туры килсә акча эшләү мөмкинлеге дә бит әле. Нәкъ менә футболда андый шанслар күбрәк дип уйлыйм. Футболны аны уйнаган кеше үзе генә белә ич. Ярышларга бару, уен вакытындагы хис-кичерешләр, эмоцияләр... аны сөйләп кенә аңлатып та бетерә алмыйм мин. Менә кичә Казан командасы белән уйнадык. Бик “каты” булды, алар безгә тын алырга да ирек бирмәделәр. Гел кыл өстендә булдык. Уенның азагына таба туп кертү түгел, ә үзебезнең капканы саклау булды барыбызның да бурыч.

Мини-футбол ярышлары барышында җанатарлар бик күп булмады. Шулай да, кем әйтмешли, берсе өчкә торырлык булды дисәм дә ялгыш булмас. Алар арасында Гөлшат Вәлиәхмәтова да бар. Аны читтән озак кына күзәтеп торганнан соң, җаен туры китереп янына бармыйча түзмәдем. Минем уйлавымча, бары тик ана кеше генә баласы өчен шулай борчылып, тормышта гына түгел, уеннарда да җан ата ала. Аның вакыт-вакыт урыныннан сикереп торып, “Улым! Әйдә! Менә шулай кирәк! Урра!” дигән сүзләре залда аерым яңгырап торды.

– Әнә, күрәсезме, минем улым – Вәлиәхмәтов Данил 13 сан астында уйный, – диде ул горурланып. – Унөч яшьтән футболга килдек. Аңа кадәр дә гел мәктәптә, урам малайлары белән уйнады. Ә хәзер инде чын футболда. Сөенеп, борчылып, күз яшьләремә батып карап һәм көч биреп утырам. Ул катнашкан барлык уеннарга да килергә тырышам. Кичә безнекеләр (баулылар) Бөгелмә шәһәре командасы белән уйнады. Күпме генә тырышсалар да, 1:0, безнең файдага булмады. Кунаклар көчлерәк булып чыкты. Шулай да бирешмибез әле. Җиңүләр алда икәненә ышанам.

Уен дәвам итте. Чынлап та, җиңүчеләрне вакыт күрсәтер. Алда тагын бер көннән артык уеннар бар. Спорт залыннан чыгып киткәнче яшь футболчылар тавышына “Улым, әйдә! Менә, шәп булды! Молодец!» дигән тавышлар яңгырап торды.

Мини-футбол нәтиҗәләрен “Хезмәткә дан” газетасының чәршәмбе санында укырга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев