Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыда футбол ярышлары үтә

Бүген Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге стадионда республикакүләм футбол ярышлары үтә. Биредә 2009 нчы елда туган Баулы һәм Түбән Кама командаларыннан яшь спортчылар ярыша.

Стадионга кергәндә үк яшь футболчыларның тавышлары, җанатарларның көч биреп кычкырып торулары яңгырап торды. Уен беренче минутлардан ук кискен барды. Һәр команды көндәше капкасына туп кертергә теләде.

“Бүген Баулыга Түбән Кама шәһәренең “Нефтехимик” командасы ярышка килде. Алар белән 2 нче санлы спорт мәктәбе спортчылары ярыша. Тренер Аршак Микаелян, – дип мәгълүмат бирде районның спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов. – Уеннар башлануга 10 минут үтте. Әле нәтиҗә 0:0. Ике футбол командасы да көчле күренә. Уеннарның нәтиҗәсе хакында соңрак хәбәр итәрбез.”

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев