COVID-19 га каршы вакцинация үтү турында баулылар фикере
Соңгы вакытта гади генә сөйләшү, аралашулар да КОВИД-19 белән авыру, прививка ясату, вакцина хакында әңгәмәгә барып тоташа кебек. Бүген “Баулы-информ” баулылар арасында сораштыру үткәрде һәм вакцинация үтү турында райондашларның фикере белән
Шәйгарданова Рүзилә:
– Мин хәзер өйдә генә торам. Прививка ясатмам дип уйлыйм. Кайда йөрсәм дә, саклану чараларын күрәм. Якыннарым да минем хәлне аңлый, авырып торганнары килмиләр минем яныма. Энем ясатты, аның берничә көн тән температурасы күтәрелеп алды икенче дозасын кадатканнан соң. Болай артык авыр кичерде димәс идем.
Алик Алпутов:
–Вакцинация ясатуга фикерем шундый: һәр кешенең организмы төрле һәм әлеге прививканы төрлечә кабул итә. Хәтта гади генә манту реакциясен дә төрлечә кичерәләр. Ә бу яңа вакцинаны ясар алдыннан кеше сәламәтлеген тикшертергә тиеш. Шәхсән минем кадатасым килми. Әлегщ мин ялда, эшкә чыгар алдыннан кадатырга кирәк булыр инде. Вакцинаны кеше үз теләге буенча гына ясатырга тиеш дип саныйм.
Исемен әйтергә теләмәүче:
– Мин өйдә генә, пенсионер. Прививка ясатмадым. Улым ясатты. Үзен гадәттәгечә хис итә, бер үзгәреш тә булды димәде.
Наил Габидуллин:
– Прививка килү белән мин беренче көннәрдән үк ясаттым. Прививканы ясатырга кирәк дип уйлыйм. Без бит таш гасырда яшәмибез. Кайберәүләр бик каршы чыга, алай гына да түгел, башкаларга да тискәре фикерләрен җиткерәләр. Барлык авыруларны да күмәк көч белән җиңеп була. Прививка ясатканнан соң, бернинди үзгәреш тә сизмәдем үземдә. Ел саен грипптан да прививка ясатам мин. Аллага шөкер, авырганым да юк.
Нурия Кыямова:
– Мин ясатмадым. Грипптан да беркайчан ясатканым юк. Шулай да әле уйланып йөрим. Балалар ясатты. Прививканы җиңел үткәрделәр.
Индира Сәйфуллина
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев