Баулылар, сак булыгыз: “тычкан бизгәге”
Агымдагы елда унтугыз баулылы “бөер синдромлы геморрагик бизгәк” диагнозы белән район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә салынган.
Баулы район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбиева сүзләренә караганда, бүгенге көндә дүрт кеше медиклар күзәтүе астында. Авыручылар арасында балалар юк. Узган елда халык телендә тычкан бизгәге дип йөртелә торган бу авыру 28 кешедә ачыкланган булган, авыручыларның 60 проценттан артыгы – ир-атлар.
Республикада ел башыннан 1043 кешегә әлеге диагноз куелган.
Авыруны булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы – кимерүчеләр белән көрәш һәм бакча участокларын, склад биналарын җыештырганда куркынычсызлык чараларын күрү, диләр медицина хезмәткәрләре.
Фото http://vovet.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев