Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулы районында инфекция авыруларының кискен үсеше теркәлгән

Бигрәк тә балалар арасында авырулар саны артуы күзәтелә

Соңгы көннәрдә Баулы районында вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арткан. Бу хакта район җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.

Соңгы бер атна эчендә генә дә районда коронавирус инфекциясенең биш яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башлаганнан бирле, районда ковид белән авыруның 151 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә бер ковидлы авыру хастаханәгә озатылган, дүртесе амбулатор рәвештә дәвалану уза.

Спикер сүзләренә караганда, районда вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны кискен арткан. Елның беренче атнасында районда пневмонияле  8 пациент исәпләнгән, шуларның берсе – балигъ булмаган бала. Ә инде соңгы атнада пневмония белән авыручылар саны 45кә җиткән, аларның җидесе – бала. Шулай ук пациентларның кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авырулары саны артуы да күзәтелә. Ел башыннан ОРВИ белән авыручылар саны бер кешедән (елның беренче атнасында) 40 кешегә кадәр арткан, шуларның 12се – балалар (соңгы атнада).

“Эпидемиологик шартларга бәйле рәвештә, район оешмаларында ковидка каршы чараларны көчәйтергә кирәк”, – дип ассызыклады Галина Алатырева.

Вирус инфекцияләре белән авыручылар саны артуын Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев та раслады:

“Алдагы көнне хастаханәгә 23 баулылы мөрәҗәгать иткән, элегрәк исә безгә көненә уртача 3-4 кеше мөрәҗәгать итә иде, – дип, ул яңа антирекордларны билгеләп үтте. – Балалар арасында авыручылар артуын күрәбез. Ел башыннан районда антигенлы 26 бала ачыкланган, сигез бала Лениногорск шәһәренең инфекция госпиталенә озатылган”.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Баулыда вируслы инфекцияләр белән авыруга бәйле рәвештә, ике мәктәптә өч сыйныф ябылган.

Элегрәк без Татарстанга 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен “Спутник М” вакцинасының беренче партиясен кайтару турында хәбәр иткән идек.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев