Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда – 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
-
Сәламәт булу – уңышка нигез
Соңгы елларда социаль челтәрләрдә еш кына “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” проектында катнашучылар күзгә чалына. Кайберәүләр аны карап кына узып китә, ә кемнәрдер, кызыксынып, үзләре дә әлеге марафоннарга кушылып, тормышына кызыклы һәм файдалы ноталар өсти. “Сәламәт иртә” проектының файдасы һәм уңай яклары хакында кызыксынып, без әлеге проектларның авторы Раил Гатауллин белән аралаштык.
-
Сөркәләр тынычлык ярата
Баулы районындагы тау битләрендә меңләгән дала сөркәләре (суроклар) яки байбаклар яши. Татар Томбарлы авылы янындагы тау да аларның яраткан тору урыннары. Кышкы озын йокыларыннан соң сурокларның кояш нурларында ләззәтләнгәнен, берсен берсе куышып уйнаганнарын шул тирәдән узып йөрүчеләр еш күрәләр.
-
Татарстанда бензин бәяләре арткан
Татарстанда 6 майдан 12 майга кадәр бер атна вакыт эчендә бензин бәяләре арткан. Хәзер АИ-92 бензинының литры — 49,65 сум (+0,09 процент ), АИ-95 маркалы бензин 53,63 сум (+0,17 процент) тора.
-
Пионерия көнне – өмәгә
Пионерга керүгә ирешкән, аның белән горурланучылар өчен 19 май көне һаман да Пионерия көне булып кала. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре дә нәкъ шундыйлардан.
-
Өч баулылы ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде
Бу хакта «Баулы-информ” редакциясенә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә хәбәр иттеләр.
-
Бал сезоны әле ерак
Яз аеның кояшлы көннәре җитү белән умартачыларның да күңелле мәшәкатьләре башлана. Татар Томбарлысы авылында гомер итүче Рәсилә һәм Нәфис Нәбиевләр дә утыз елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.
-
Табиб-кардиолог гипертонияне ничек кисәтеп булуы турында сөйләде
Ел саен 17 майда Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, җитди өзлегүләргә китерүен искә төшерү, шулай ук аны кисәтү һәм вакытында ачыклау алымнары турында мәгълүмат бирү.
-
Татарстанда хезмәт хакларын арттырачаклар
2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге кисәтә: Мошенниклардан сакланыгыз!
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
-
Татар Кандызы мәдәният хезмәткәрләре елга ярын чистартты
Баулы районында Татар Кандызы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып, «Чиста яр» акциясенә кушылдылар. «Чиста яр» акциясе елга ярларын чүп-чардан чистарту гына түгел, ә яшь буында экологик культура тәрбияләүне күз уңында тота.
-
Кеше исемдәге хәрефләр нәрсә сөйли?
Белгечләр фикеренчә, исемдәге хәрефләр кешенең холкына да, язмышына да йогынты ясый.
-
Баулы ветераны: “Елап та, җырлап та алам”
Җиңү көне уңаеннан, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 93 яшьлек Рәкыя Сөбханкулова белән очрашып сөйләштек. Язмыш җилләре кайда гына йөртсә дә, гомере буе авыр физик хезмәт юлдашы булган аның: төзүче, бетончы, слесарь-җыючы булып эшләгән.
-
Исергәпләр Бөек Җиңүгә багышланган митингка җыелдылар
Митингта авыл халкы, өлкәннәр, укытучылар, мәктәп укучылары катнашты. Җиңү бәйрәменә багышланган митинг авыл уртасында урнашкан обелиск янында үтте.
-
Татарстанда яшәүче 2,9 мең кеше реабилитацияләүнең техник чараларын электрон сертификатлардан файдаланып сатып алды
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.