Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шөкер, киләчәк телевидениесенә аяк бастык

Баулы телевидениесе кая югалды? Аны кайдан карап була? Ни өчен минем телевизор Баулы тапшыруларын күрсәтми? Соңгы вакытта мондый сораулар редакция телефонына яуды гына! Җавап биреп өлгереп булмый иде. Әле җитмәсә, редакциягә үк килүчеләр дә булды.

Шөкер, киләчәк телевидениесенә аяк бастык

 

         Баулы телевидениесе тапшырулары “Таттелеком” ААҖнең кабель челтәреннән редакциягә һич кенә дә кагылышы булмаган техник сәбәпләр аркасында югалып торды.  Халык исә моң-зарлары белән барыбер безгә агылды. Редакция хезмәткәрләре иҗади эш белән – тапшырулар әзерләү белән генә шөгылләнә, телевизорда кайсы да булса канал күрсәтмәү проблемасы белән кабель челтәре хуҗасына, кемгә акчасын түлисез - шуңа барырга кирәк, дип, укны бору гына ярдәм итми иде бу очракта. Без шулай өйрәнгән бит инде (олы яшьтәгеләр бигрәк тә), телевизор күрсәтми икән, телевидениегә шалтыратабыз. Шикаять белән ярдәм сорап килүчеләрнең барысына да хәлне җентекләп аңлатырга, тиздән проблема хәл ителергә тиеш дип, өметләрен сүндермичә, тынычландырырга туры килде. 

Ә соңгы вакытта Баулы телевидениесе җиңел генә аңлатып та булмый торган бик катлаулы чор кичерде. Эшкә килүемнең беренче көнендә  үк шул ачыкланды: Баулы телевидениесе көн саен тапшырулар әзерләп, эфирга җибәреп барса да, ул эфирда без юк икән бит. Биш ай элек үк бик кыйммәтле бер җиһаз сафтан чыгу сәбәпле, безнең тапшыру сигналы Потап-Томбарлы биеклегендәге телевизион каланчага барып җитмәгән. Һәрхәлдә моның сәбәбен миңа шулай аңлаттылар. Кызганычка каршы, бу мәгълүматны беркем  бер кая да җиткермәгән булып чыкты. Сафтан чыккан җиһазны үзем кабызып, эшләтеп карарга булдым. Чөнки янып чыкты ул, дигәннәренә нигәдер ышанасым килмәде. Телекаланчага шалтыратам – ни могъҗиза, сигнал килә, диләр. Җиһаз ип-исән булып чыкты. Ни сәбәпле аны сафтан чыкты дип алып ташлаганнардыр – билгесез калды, техник егетләр җилкәләрен генә җыердылар. Шулай итеп, бик җиңел генә без эфирга кайттык. Ярый әле безнең биш ай буе эфирда булмавыбызны тиешле урыннарда белми калганнар. Бер сүзсез лицензиядән колак каккан булыр идек.

Бер проблемасыз Баулы телевидениесе эфирда тапшырулар күрсәтә башлады. Тик ике атнадан соң безне яңа афәт көтеп торган икән. Бәлки хәтерлисездер, апрель аенда Баулыда бик көчле яшеннәр булып алды. Шул көннәрдә Муса Җәлил исемендәге мәдәниять йорты түбәсендә торучы тапшыру антеннасын көчле яшен сукты. Лениногорскийдан килгән белгечләрнең “хөкем карары” катгый булды: төзекләндерү мөмкин түгел, сатуда беркайдан да юк, чөнки күптән җитештерелми инде. Без тагын эфирсыз калдык. Ашыгыч рәвештә, күптән планлаштырылган, әмма акча юклыктан тукталып калган проектка әйләнеп кайтырга – редакция бинасыннан телекаланчага кадәр оптик-җепселле кабель линиясе сузып, сигналны интернет аша тапшыруны оештырырга кирәк.

Хәлне район башлыгы Рамил Гатиятуллинга һәм “Татмедия” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга аңлаттым. Ике яктан да ярдәм кулы сузарга әзер булуларын сиздем – рәхмәт аларга. Барыбызны да бер максат берләштерүе аңлашылды – район телевидениесез калырга тиеш түгел. Район бюджетында моңа акча каралмаганлыктан, Рамил Гатиятуллин, берәр иганәче табарга кирәк булыр, дигән фикер әйтте. Озакка сузмыйча, ул “Баулынефть” идарәсенең элеккеге җитәкчесе, якташыбыз Гали Ганиевкә шалтыратып, аңардан 300 мең сумлык ярдәм алуга да иреште. Моның өчен Гали Газизовичка бөтен телевизор караучы райондашларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Андрей Кузьмин үз ягыннан әлеге кабельгә тоташтырылачак 100 мең сумлык җиһазлар алуны үз өстенә алды. “Таттелеком” АҖ җитәкчелеге исә, иганәче акчасы күчерелү белән, кыска гына вакыт эчендә эшне тәмамлап, безнең сигналның интернет аша зур тизлектә телекаланчага барып җитүен тәэмин итте. Шулай итеп, без тагын эфирга кайттык.

Һәр яманлык хәере белән килә ди. Үзебезнең бинадан һәм бигрәк тә Интернет аша тапшыра башлау безгә яңа мөмкинлекләр ачты. Иң башлап “Таттелеком” АҖнең телефон линиясе аша тапшырылучы  IP телевидениесе челтәренә керүгә ирештек. Шуның белән шәһәрдән читтә яшәүче авыл халкына махсус приставка ярдәмендә Баулы тапшыруларын карау мөмкинлеге туды. Бу исә без аналог сигналында гына түгел, цифрлы телесигналларда да булуыбызны тәэмин итте. Соңгы адым ясыйсы калды – кабель челтәренә эләгү. Моңа кадәр кабельдә “Фортуна” каналында күренсәк тә, ул - үткән заман  - аналог сигналы, яңа елдан соң барыбер юкка чыгачак иде. Тапшыруларны цифрда күрсәтүебез соңгы проблеманы да хәл итәргә мөмкинлек бирде. 13 ноябрь җомга көн кич белән, ниһаять, без кабель челтәрендә “Татарстан 24 Бавлы” дип исемләнгән үзебезнең аерым каналыбызда күренә башладык. Бу – зур җиңү, киләчәк телевидениесенә аяк басуыбыз булды.

 Бүгенге көндә Баулы телевидениесе тапшыруларын эфирда да, интернетта да, кабель челтәрендә дә карый алабыз. Шуның өстенә “Хезмәткә дан” газетасы сайтында да тапшыруларыбызны эфирга чыгу белән бер үк вакытта карау мөмкинлеге тудырылды. Күпләр хәзер аны телефон аша гына карый.

 Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлы #Бавлыинформ Бавлинское телевидение цифровое телевещание