Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Тавыклар йомырка салсын, чебешләр сәламәт булсын өчен Баулы хуҗабикәләреннән киңәшләр

Авыл җирендә шәхси йорты белән яшәгән күп кенә кеше терлек асрауны хуп күрә. Бигрәк тә кош-корт асрау артык чыгым таләп итми.

– Авыл җирендә тавык-чеби үстерү өчен мөмкинлекләр зур инде, – ди Гөлназ Чулпанова. – Тик тавыкмы, зур терлек асрыйсыңмы, һәрберсенә вакыт кирәк бит. Шулай да үзең асраган кош-корт ите тәмле, ел әйләнәсе йомыркасы булып тора.

Гөлназ ханым сүзләренчә, тавыклар, чебешләрне карарга, тәрбия итәргә өйрәнсәң, бер авырлыгы юк. Ул баштагы елларда чебиләр сатып алган булса, хәзер эше көйләнгән. Гаилә 33 йомырка сыешлы кечкенә генә инкубатор сатып алган.

– Бүгенге көндә каяндыр кош-корт сатып алырга да куркыта, – ди хуҗабикә. –  Шуңа күрә, өч ел элек декрет ялым вакытында, үзебез чебиләр чыгару өчен инкубатор сатып алдык. Инкубаторга индоутка, тавык, үрдәк йомыркаларын куябыз. Әлеге шөгыль үземә дә ошый, балаларга да кызык. Бишенче сыйныфта укучы кызым Самира чеби тәрбияләүнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә дисәм дә, ялгыш булмас. Кечкенә, яңа чыккан чебиләр җылылык яраталар. Алар торган урын 18-20 градустан ким булмаска тиеш, үтәли җил тиюдән сакларга кирәк. Башта катнаш азык бирәм, аннары әкренләп гадәти ризыкларга күчерәм. Яшел үлән чыккач, үләнгә чыгарабыз. Чебиләр, тавыклар өчен яшел кычыткан – файдалы витамин чыганагы.

Йомырка салучы тавыклар кыш көне дә йомырка салудан тукталмасын өчен, елга комы, әкәм-төкәм кергән катнашма бирү зарур, ди Гөлназ Чулпанова. Шулай ук сарайда җылы һәм 15 сәгатьтән дә ким булмаган яктылык һәм ветеринария таләпләре дә үтәлергә, чиста булырга тиеш.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев