Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Яран гөлләрен үстерү буенча баулылы Роза Арслановадан киңәшләр

Чәчәкләр, гөлләр яратмаган хатын-кызлар сирәктер. Чәчәк, бакча эшләре яратучыларның кышкы салкыннарда да тәрәзә төпләре аллы-гөлле чәчәкләр белән тулы. Баулыда яшәүче Роза Арсланова да яран гөлләрен үстерү, үрчетү һәм тәрбияләү серләре белән бүлеште.

– Бүлмә гөлләренә яхшы тәрбия бирсәң, алар үзләренең матур чәчәкләре белән һәрвакыт сөендереп торачак, – дип сөйләде Роза Арсланова. – Гөлләрнең күбесе агач көле ярата. Яран гөлләре бигрәк тә. Ми дә һәр төпкә бер-ике чәй калагы агач көле салам. Йод тамызган су сибү дә файдалы.

Роза Арсланова сүзләренчә, гөлләр көчле үсентеләр бирсен өчен аларның төбенә бераз гына янган тирес һәм тавык тизәге дә сала икән.

 

Фото: Роза Арсланова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев