Бер кәбестәдән кабат биш кәбестә
Иртә өлгерә торган кәбестә башларын кисеп алгач, аның төпләрен алып ыргытырга ашыкмаска кирәк икән. Быел мин шуңа инандым.
Быел иртә өлгерә торган кәбестәләрне җыеп алгач, төпләрен алып ыргытырга вакыт җитмәде. Берәр атнадан карасам, төпләрдән вак кәбестәләр чыгып килә. Тимәдем. Шул төпләрдән кабат ваграк кәбестәләр җыеп кердем. Ялкаулыкның да файдасы бар икән. Шуңа күрә, иртә өлгерә торган кәбестәнең төбен алып ыргытырга ашыкмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев