Баулылар шифалы үләннәр җыя
Елга, су буйларының таулырак урыннары кардан ачыла башлауга иң беренче үги ана яфрагының сап-сары чәчәкләре пәйда була башлый. Аяк асты тулы булган әлеге чәчәкләрнең файдасын һәм шифасын күпләребез бәяләп бетерми. Ә менә өлкәнрәк буын кешеләре аны вакытын төгәл белеп, бик күп авырулардан дәва итеп тота.
– Мин үги ана яфрагы чәчәкләрен ел саен җыеп, киптереп калырга тырышам, – дип сөйләде Исергәп авылында яшәүче пенсионер Гөлнур Зарипова. – Әлеге үсемлекнең чәчәкләре дә, яфрагы да бик файдалы. Бигрәк тә чәчәкләренең тын юлларына салкын тигәндә, ютәл, бронхит, хәтта астма вакытында да файдасы ифрат зур. Яфракларын ашказаны авырулары, бавыр һәм бөер авыртканда белеп файдаланырга кирәк. Кечкенә балаларда диатез булганда да үги ана яфрагы төнәтмәсе ярдәм итә.
Гөлнур апа сүзләренчә, үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәне күп һәм озак вакытлар эчәргә ярамый. Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы туралган коры яфрак һәм чәчәкләр өстенә бер стакан кайнар су коялар, ярты сәгать тирәсе төнәтәләр. Әлеге төнәтмәне көнгә өч-дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфрагы белән кычыткан кушып ясаган төнәтмә баштагы кавыкны да бетерергә ярдәм итә.
– Үги ана яфрагын яшьрәк чагында җәйнең беренче яртысында җыярга кирәк. Ә менә чәчәкләрен апрель башында җыю хәерле, – дип аңлатты Гөлнур апа. – Җыелган яфракларны да, чәчәкләрне дә юка гына җәеп өстендә җилләтеп киптерәләр.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев