Кызыл ит күп ашарга ярамый
Кызыл төстәге итне күп куллану кеше организмы өчен зыянлы.
Рационда кызыл итне кулланмый башлау ашказаны яман шеше белән авыру хәвефен күпкә киметә. Күптән түгел Британия галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм шундый фикергә килгән.
Тикшерелгән хатын-кызлар арасында балык яисә кош ите белән генә тукланучыларның туры эчәктә яман шеш барлыкка килү хәвефе 35 процентка кимрәк була, ди. Ачык утта кыздырылган ит гипертониягә дә сәбәпче икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев