Баулылар мунча керү серләре белән бүлешә
Тәнгә шифа, сихәт, күңелләргә бетмәс рәхәтлек бирүче мунчадан алган ләззәтне бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Күпләр мунчада юыну культурасының нәкъ менә татарларда, борынгы бабаларыбызда барлыкка килгәнен белмидер әле. Ә мунчадан чыккан һәр кешегә бәйрам мунчалары алдыннан “Җиңел пар белән!” диясе килә. Ничек мунчаны дөрес итеп ягарга, ничек пиннек (кайбер якларда мунча себеркесе) пешерергә, нинди мунчала сайларга?
Бу юлы без Исергәп авылында яшәүче Рүзилә һәм Рәис Әбүзаровларга гадәти булмаган сорау белән мөрәҗәгать итеп шалтыраттык.
“Рүзилә апа, исәнмесез. Безне мунчага чакырмассыз микән?” – дигән соравыма хуҗабикә бер дә аптырап калмады. Җомга-шимбә көннәрендә мунчаларының кызу итеп ягылачагын хәбәр итеп, безне мунчага чакырды.
Без барганда, Рәис абый мунча миченә утын өстәп маташа, Рүзилә апа пиннекләрнең төрлесен әзерләп куеп, аларны пешекләргә әзерләнеп йөри иде. Нинди генә пиннек юк анда! Җаның ниндине тели – каен, имән, юкә һәм аларга төрле үләннәр кыстырып ясалганнары...
“Бүгенге көндә мунча ягып өлгерү – ул үзенә бер ләззәт кенә бит хәзер, – ди гаилә башлыгы Рәис Әбүзаров. – Элек авыр иде. Кара мунча иде бар халыкта да. Башта мунчага көянтә-чиләк асып су ташырга, аннары утын әзерләргә. Аны өлгертергә кирәк иде. Ә хәзер эшләр “хутлы”: яга барабыз, чабына, юына торабыз. Менә Рүзилә апагызның ничек шифалы итеп пиннек пешергәнен белсәгез сез”.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев