Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баланны кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

Баланны дөрес итеп җыю һәм саклау турында.

Дәвалау үзлекләре

Балан табигый антибиотик булып санала. Аның җимешләре генә түгел, чәчәге дә бик файдалы. Шуңа күрә баланны ангина, бронхит һәм ютәл вакытында актив кулланалар. Моннан тыш, гипертония һәм йөрәк авыруы белән интегүчеләргә балан төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр.

Балан ашкайнату процессларына да яхшы тәэсир итә. Әлеге җимештәге витаминнар һәм минераллар рухи характердагы проблемаларны хәл итәргә булыша. Көн саен бер калак балан ашау депрессиягә бирелмәскә ярдәм итә.

Иммунитетытыгызны күтәрү өчен баланны бал белән катнаштырып ашау файдалы.

Баланның тән тиресе өчен дә уңай тәэсирен билгеләп үтәргә кирәк. Ул биттәге сипкелләр, пигмент таплар, сыткылар белән көрәшә.

 

Кайчан җыярга?

Баланны беренче салкыннар төшкәч җыю кулай. Шул вакытта балан әчкелт-баллы тәмгә керә. Салкыннарны көтәргә мөмкинлегегез булмаса, кызарган баланны җыеп, суыткычның катыру камерасына куярга була.

 

Ничек сакларга?

Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чемләп туңдыру уңайлырак.

Әгәр өегездә балкон, подвал кебек салкын урын булса, катырмаган килеш тә сакларга була. Балан тәлгәшләрен бәйләп, өскә асып куярга кирәк.

Баланны махсус яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечтә, яки 40-50 градуслы духовкада киптереп алырга була.

Фото:  yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-10-2020/balanny-kaychan-yyarga-m-nichek-saklarga-5781225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев