Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аяк киеме сыйфатсыз булып чыкса, нишләргә?

Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Аяк киеме кибетендә күн итек сатып алдым. Кассир аның күнен су үтүдән саклый торган крем да сатып алырга киңәш итте. Кремның минем итеккә туры килү-килмәвен сорадым. Уңай җавап алгач, аны сатып алырга булдым. Ләкин өйгә кайтып, аяк киемен крем белән эшкәрткәч, начар таплар барлыкка килде. Мондый аяк киемен киярлек түгел! Мин итекне икенчегә алыштыра яки акчаны кайтара аламмы? Итекнең һәм кремның чеклары бар.

Җавап: Итектә таплар хасил булу сәбәбен ачыклар өчен, экспертиза уздыру зарур. Әгәр ул аяк киеменең күне сыйфатсыз булуын күрсәтсә, димәк, сезгә җитешсезлеге булган аяк киеме сатканнар. Әгәр аяк киеме сыйфатсыз яки срогы чыккан крем аркасында бозылган дип табылса, сез китерелгән зыян өчен компенсация, ягъни итек һәм крем өчен акчаны кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Мөгаен, крем да, итек тә сыйфатлы булгандыр, крем бу аяк киеменә туры килмәгәндер. Бу очракта сезгә тиешле мәгълүмат бирелмәгән булып чыга. Бу да дәгъва белдерүгә нигез була ала. Теләсә кайсы очракта, экспертлар бәяләмәсе нигезендә, кибеткә дәгъва белдерергә, таләпләрегезне җиткерергә тиешсез. Кибет экспертизаны үз акчасына үткәрергә хокуклы. Кремның әлеге төр аяк киеменә туры килмәве ачыкланса, кибет сезгә ике товар өчен дә акча кайтарып бирергә бурычлы. Гарантия срогы билгеләнмәгән яки чыккан булса, экспертизаны үзегез уздырырга тиешсез. Ул сезнең файдага булса, кибет барлык чыгымнарны түләргә бурычлы.

Фото http://rs.izum.ua

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев