Баулылар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган
Кеше һәм канун

Баулылар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган

Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.

Гражданин Ф.Низаметдинов РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Гражданка Л.Хантимирова РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылды. Ул вәкаләтле вазыйфаи затның исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән. Ул 1 ел 8 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф түләячәк.

Автомобиль белән исерек килеш идарә итү – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч очракларыннан берсе. Алкоголь йөртүченең реакциясен сизелерлек киметә, хәрәкәтләр координациясен һәм юл шартларын адекват бәяләү сәләтен начарайта. Исерек йөртүче үзе өчен генә түгел, пассажирлар, җәяүлеләр һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә үлем куркынычы чыганагына әверелә.

Фото: татар-информ


Нет комментариев