Баулылар исерек хәлдә машина йөртүләрен дәвам итәләр
Кеше һәм канун

Баулылар исерек хәлдә машина йөртүләрен дәвам итәләр

Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

Баулы районы суды алкоголь исереклеге хәлендә автомобиль белән идарә иткән В. Кирилловка карата хөкем карары чыгарган.  Машина йөртүче 20 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Р.Гайнетдинов РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлеше буенча гаепле дип табылган. Суд карары буенча ул 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук 45 мең сум административ штраф түләргә тиеш.

Транспорт чарасы белән идарә итү зур игътибар, җаваплылык һәм законны төгәл үтәүне таләп итә. Алкоголь исереклеге хәлендә автомобиль йөртүче кеше үзен, пассажирларын һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне куркыныч астына куя. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.

Фото: татар-информ


Нет комментариев