Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясеннән хәбәр иттеләр.
Баулы районы суды алкоголь исереклеге хәлендә һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән йөртүчеләргә карата хөкем карары чыгарган. Гражданнар Е.Яфаров һәм С.Петров РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 3нче өлеше буенча гаепле дип табылган. Суд аларга 10 тәүлек административ арест рәвешендәге җәза билгеләгән.
Транспорт чарасы белән идарә итү зур игътибар, җаваплылык һәм законны төгәл үтәүне таләп итә. Алкоголь исереклеге хәлендә һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш автомобиль белән идарә итүче кеше үзен, пассажирларын һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне куркыныч астына куя. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.
Нет комментариев