Баулының баш приставы зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә
Кеше һәм канун

Баулының баш приставы зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә

Суд приставларының Баулы районы бүлеге элекке начальнигы Рамил Фәйзуллин мошенниклык юлы белән 3,7 миллион сумнан артык акча үзләштерүен таныган.

Тикшерүчеләр эш кузгатырга теләмәгән

2014 елда ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенә Баулыда яшәүче бер хатын-кыздан аңа карата мошенниклык гамәлләре кылынуы (шуның аркасында "Башнефть" ПАО АНК акцияләреннән колак каккан) турында гариза кергән булган. Гаризадан күренгәнчә, җинаятьчел схеманы Россия Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Баулы районы суд приставлары бүлеге начальнигы - баш суд приставы Рамил Фәйзуллин оештырган.

Ике ел буе Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге һәм Россия Тикшерү комитетының Азнакай районара тикшерү бүлеге тикшерүчеләре әлеге гариза буенча җинаять эше кузгатуга каршы килү турында карарлар чыгарганнар. Тикшерү материалларына караганда, суд приставларының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре һәм начальнигы гамәлләрендә җинаять составы тапмаганнар.

Баулы шәһәр прокуроры әлеге карарларны юкка чыгарган. Һәм узган елның 29 октябрендә РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе дүртенче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) буенча җинаять эше барыбер кузгатылган. "Хезмәткә дан" газетасына бу хакта Баулы шәһәр прокуратурасы хәбәр итте.

Җинаять эшен тикшерү Азнакай районара тикшерү бүлеге тикшерүчесенә йөкләнелгән. Җинаять эшен тикшерү барышын контрольдә тотуны прокуратура үз өстенә алган, ачыкланган закон бозулар буенча аларны бетерү турында таләпләр юлланган.

Аннары җинаять эше Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегенә җибәрелгән.

Прокуратура хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында Фәйзуллинның гаебе ачыкланган, ул мошенниклык юлы белән 3,7 миллион сумнан артык акча үзәштерүен таныган.

"Самадова эше" кайтавазы

"Реальное время" интернет-газетасы ачыклаганча, алда телгә алынган акцияләрне приставлар "Элемтә" фонд үзәгенең хөкем ителгән җитәкчесе Мөнәвәр Самадовадан алган булганнар.

Тикшерү комитеты ачыклаганча, башкару производствосы барышында хатын-кыздан өстенлекле 2966 "Башнефть" акциясе алына. Акцияләрне Фәйзуллин сата.

2000 еллар башында Баулыда вкладчыларга зур процентлар (кварталга 20 процентка кадәр) вәгъдә иткән һәм акцияләр алган финанс пирамидасы барлыкка килгән иде. Акчаларның бер өлеше Татарстан һәм Башкортстанның нефть чыгару предприятиеләре акцияләре алу өчен дип җыела. 2008 елда суд "Элемтә" инвестиция компаниясе" ЯАҖ фонд үзәгенең элекке начальнигы Мөнәвәр Самадованы 600 миллион сумлык аферада гаепле дип тапты. Зыян күрүчеләр арасында Татарстан, Башкортстан һәм Самара гражданнары, 10 компания була, шул исәптән "Элемтә" компаниясе. Китерелгән зыян әлегә кадәр түләнмәгән. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматлар базасында Самадованың бүгенге көндә 160 миллион сумнан артыграк бурычы бар.

Сигез елга колониягә хөкем ителгән Самадовага карата кузгатылган башкару производствосы башланып алты ел узгач, приставлар аның исәпкә алынмаган өстенлекле 5966 "Башнефть" акциясе барлыгын ачыклый. Суд карары буенча, 3000 акция Баулыда Самадовадан зыян күргән 200 кешенең берсенә бирелә, ә калган акцияләр Дәүләт милеге белән идарә итү федераль агентлыгына тапшырыла. Тик агентлыкның кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүгә лицензиясе булмый. Шуңа күрә акцияләрне тиз арада акчага әйләндереп, аларны зыянны түләүгә тотып булмый.

Аның каравы әлеге милек турында Самадовадан зыян күрүчеләр белеп ала, шул исәптән аннан 3,4 миллион сум алырга тиешле һәм үзе дә суд карарлары буенча 2,1 миллион сумлык бурычлы бер хатын-кыз. Ул Тикшерү комитетына түбәндәгеләрне сөйли: 2013 елның май-июнь аенда приставларның район бүлеге начальнигы аны чакыртып ала һәм, Самадовадан бурычын түләттерү ысулын үзгәртер өчен (сүз бурычны акчалата түгел, акция белән алу турында бара), судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Ярдәмче итеп үзенең таныш юристын көчләп тага, ә соңрак ханымны әлеге юристка акцияләр сату буенча ышаныч кәгазе язарга дә күндерә. Хатын-кыз ризалаша. Тик аңа акционер булырга насыйп булмый. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2013 елның 10 декабрендә Уфада Рамил Фәйзуллин юрист белән бергә 2966 акцияне 3 миллион 727 сумга сата.

Шундый ук акцияләр хәзер ике тапкыр кыйммәтрәк тора, дип яза "Реальное время". Ә хатын-кызга 2014 елның гыйнварында вәгъдә ителгән миллион ярым сум акча урынына нибары 400 мең сумм бирәләр.

"Минем артымда зур кешеләр тора"

Зыян күргән хатын-кыз тикшерү барышында сөйләгәнчә, ул районның баш приставына претензия белдерергә омтылып карый, чөнки 2,1 миллион сум бурычы түләнмәгән килеш кала. Тик моңа җавап итеп, 30 мең сум гына алган булыр идең әле, дигән сүзләр ишетә. Хатын-кыз әйтүенчә, баш пристав: "Шикаять языгыз. Минем артымда зур кешеләр тора. Курыкмыйсызмы?" - дип тә әйтә.

Хатын-кызга уңай туры килә: приставлар начальнигы өстеннән акцияләрне сатып алган ир-ат та шикаять белдерә. Килешүдән соң берничә көн үтүгә, Фәйзуллин кул астында эшләүче хезмәткәр, начальнигының гамәлләрен белмичә, башкару производствосы кысаларында әлеге акцияләргә арест сала. Соңрак суд акцияләрне сату килешүен законсыз дип таба һәм 1347 акция Самадовадан зыян күргән кешегә, калганы аның кредиторларына бирелергә тиешлеге турында карар чыгара.

Башкорт "акционеры", акчасыз да, акциясез дә калырга теләмичә, Баулы приставларына бара. Эшнең нәрсәдә икәнлеген ачыклаган арада аны озата барган брокерлар Фәйзуллинның акцияләр саткан кеше икәнлеген күреп алганнар. Фәйзуллин моны инкарь итми: алданган сатып алучыны бина подвалына сөйләшүгә чакыра. Әлеге кеше тикшерү барышында ачыклаганча, баш пристав аны курткасын һәм сәгатьләрен салырга, яздыру җайланмасы булу-булмауга тикшерү узарга мәҗбүр иткән, аннары аңа ике миллион сум акча тәкъдим иткән. Барлык сумманы кире кайтармаячагын, дәрәҗәле яклаучылары барлыгын телгә алган. Сатып алучы акчага риза булган, тик аны бирүнең конкрет срокларын ишетмәгәч, алдануын аңлап алган.

Герой суд каршына басачак

Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов "Реальное время" интернет-газетасына хәбәр иткәнчә, нефть акцияләре сатылуын, ләкин хатын-кызга зыян түләнмәвен аның кул астында эшләүчеләр 2014 елда ук ачыклаган. "Без ике ел дәвамында берничә тапкыр Тикшерү комитетына материаллар юлладык, һәм менә, ниһаять, эш кузгаттылар. Шуннан соң Фәйзуллин эштән азат ителде", - дип сөйләгән Радик Ильясов.

Фәйзуллин, гаебен танып, гариза язган. "Якланучым гаебен таныды. Эшне аерым тәртиптә караулары турында үтенеч язды", - дигән гаепләнүченең адвокаты Всеволод Добрынин.

Хәзерге вакытта эшсез калган Рамил Фәйзуллинның кече яшьтәге өч баласы бар. 2009 елда Россия президенты боерыгы белән аңа "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медале тапшырылган булган. Аңа әлеге бүләкне 2008 елның апрелендә ут капкан автомобильдән кешене коткарган өчен биргәннәр. Әлеге гадәттән тыш хәл автосервис янында килеп чыккан. Приставларның район бүлеге начальнигы анда автомобилен ремонтлатырга килгән һәм "Газель" кабинасына ут капканын күреп алган. Автосервис хезмәткәре ут сүндергеч алырга йөгергән арада, Фәйзуллин, йодрыгы белән тәрәзәне ватып, машина йөртүчене тартып чыгарган. Медальне аңа Баулыда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган иде.

Азат ЗИННУРОВ

"Хезмәткә дан" газетасы, 27 июль, 2016 ел


Нет комментариев