Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясеннән хәбәр иттеләр.
Баулы районы суды автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән йөртүчеләргә карата хөкем карары чыгарган. Гражданнар Д.Чернышов, С.Седов һәм Р. Алтынгәрәев РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлеше буенча гаепле дип табылган. Хокук бозучылар 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, шулай ук аларга 45 мең сум административ штраф салынган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне спиртлы эчемлекләр куланганнан соң руль артына утырмаска һәм үзләре, шулай ук тирә-яктагылар алдындагы җаваплылыкны онытмаска чакыра. Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.
Барлык машина йөртүчеләрне дә җаваплы булырга һәм беркайчан да исерек хәлдә руль артына утырмаска чакырабыз. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.
Нет комментариев