Баулы кешесеннән мылтык һәм патроннар алганнар
Баулы районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-атта хәрби патрон белән атуга көйләнгән мылтык табылган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматына караганда, быелның 29 гыйнварында аучы буларак теркәлмәгән ир-аттан корал һәм патроннар алынган. Ир-ат пневматик мылтыкны хәрби патроннар белән ата торган итеп ясаган.
Ир-атка карата Россия Җинаятьләр кодексының 222нче маддәсе (“Корал, аның төп өлешләрен, боеприпасларны законсыз алу, бирү, сату, саклау, йөртү”) буенча җинаять эше ачылган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев