Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Зая узган гомер

Табиб белән алдан ук сөйләшенеп куелса да, биш туган үзләре корган мәкерле эшнең азагын ут йотып көттеләр.

Хәзер аларның киләчәге, һәрберсенең язмышы табиб язып бирәчәк кәгазь кисәгендә эленеп тора. Барысы да шомланып өлкән абыйлары Наилнең бусагадан күренүен көттеләр. Түшәктә уңайсыз гына яткан мәеткә әйләнеп караучы да юк. Аларның үз хәлләре хәл иде бу мизгелдә. Үги ана агуланып түгел, ә йөрәк өянәгеннән үлгән...

Сара апа китеп барган икән? Кайгыгызны уртаклашам. Ярдәм кирәк була калса, әйтә күрегез, – дип хафаланып шалтыратты әтиләренең бертуган апасы Зилә  Лилиягә. – Төн чыгарга киликме? Җизнәгез дә борчылды бик... Ике көн элек кенә менә дигән йөри бит! Ниләр генә булгандыр?

Мондый шалтыратуларның бүген күп буласын белгән Лилия түземлеген җыеп кына, кайгы уртаклашучыга рәхмәтен әйтте. Аннары бераз тын гына торды. Телефон чыбыгының теге ягында торган Зилә апасы Лилияне елый дип уйласын өчен бер мәл махсус шулай тын торды.

Юк, Зилә апа, килеп йөрмәгез. Иртәгә иртәнгә үзебез бөтен хәстәрен күрербез, Сара – әнине озатуны үзебез башкарабыз, озатырга гына килерсез инде. Монда фатирда кысанрак та бит.

Лилия телефон трубкасын урынына куеп уйларына бирелде. Аңа бүген чынлап та куркыныч иде. Юк, үлеп яткан Сара гәүдәсеннән түгел, ә үзләре кылган гамәл аны чын-чынлап куркыта иде.

Шул ук вакытта телефон чыбыгының икенче ягындагы Зилә апалары да хәтер йомгагын сүтте.

 Моннан күп еллар элек аның энесе Салих биш бала белән ялгызы гына калды. Иң өлкән баласына – Наилгә унбер яшь тә тулмаган иде әле. Кечкенә Алиягә сигез ай. Әниләрендә яман шеш авыруы табылып, тиз арада дөнья белән хушлашты ул. Менә шул вакытта әтиләренең яшьлек мәхәббәте Сара апалары балаларга әни, әтиләренә хатын булып килде. Үги ана бер баланы да читкә какмады, тормышны якасына ябышып көтәргә алынды. Чөнки ул үз өстенә бик зур җаваплылык алган иде. Сара ничек кенә тырышмасын, өлкәнрәк өч бала аны үз итмәде. Ләкин үги ана балалар кабул итми дип, аларга начарлык эшләмәде. Киресенчә, уку йортларына киткән һәр берсенә дә кулыннан килгәнчә, аналарча кайгыртып тору ягын карады. Тик балалар ягыннан гына җылылык сизмәде ул.

Ел артыннан ел үтте гаиләдә ике төрле бала булмый инде дип, Сара үзе бала да тапмады. Зилә дә туганнарына еш барып йөрде, баштагы вакытларда ярдәм итешәм дигән булып, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтне тикшерде. Күпме генә барса да, тикшерсә дә Сарага тел-теш тидерерлек түгел иде. Зилә әле үзе ике бала белән бу кадәр эш эшләп өлгерә алмый, ә Сараның бөтен җире ялт иткән, ашы пешкән, маллары каралган. Шуннан соң гына Зиләнең Сарага булган хөрмәте бермә-бер артты. Сара биш үги баласын карап та өлгерде, ирен дә яратты. Әтиләре белән Сара апаларының мәхәббәтен генә балалар кичерә алмады кебек. Үги ананың бар тырышлыгы, мәхәббәте балалары тарафыннан үзенә битарафлык, соңрак нәфрәт булып кайта бирде. Балалар да үскән саен бер-берсен никтер үги әниләренә каршы котыртып тордылар, аның һәр яхшы гамәлен начарга әйләндерә белделәр.

Балалар һәрберсе башлы-күзле булды. Биш балага да Сара белән Салих зур никахлар, туй мәҗлесләре ясадылар. Инде үзләре өчен яшәр вакытлар җитте дигәндә генә, Салих йөрәк өянәге аркасында китеп барды. Менә шуннан соң, иң өлкән уллары Наил тормыш дилбегәсен үз кулына алды. Биш туган тиз генә сөйләшеп, үзләре туып-үскән нигезне сатып, өч бүлмәле фатир алдылар. Сараның бу вакытта йөрәкләре өзгәләнсә дә, балаларына каршы килмәде, башына начар уйлар кертмәде ул. Салихын күмгән елны ук балалары ирексезләп, аны шәһәр тормышына илтеп куйдылар. Балаларының барысының да тормышлары җитеш, шулай тыныч кына яшәрмен дип уйлады Сара да. Өч бүлмәле фатир берүзенә зуррак, шулай да уңайлы гына кебек иде. Пенсия килеп торса, яшәргә була инде. Тик нигәдер соңгы вакытларда эшләгән кешеләрнең хезмәт хакларын да, пенсияләрне дә тоткарлык белән бирә башладылар.

Юк. Барырга кирәк. Кертерләр әле, ник кертмәсен аны эне-сеңелләре Сара белән хушлашырга. Гомер буе аралашып яшәде бит алар. Тик Сара гына ник шулай иртәләде икән? Моннан берничә көн элек кенә Сараны туган көне белән котлап кайтты. Күңеле күтәренке, бәйрәменә балаларын каршы алырга җыена иде. Ни гаҗәп, быел аның юбилеена барысы да җыелып кайтырга уйлаганнар икән. Сара шуңа канатланып, очып йөргәндәй йөри иде. Менә шулай кинәт үлеп китүе генә Зиләгә тынгылык бирмәде. Күңеле белән сизенә иде. Сара үзе карап үстергән, тәрбияләгән балалары өчен артык була башлаган иде. Әллә инде...Юктыр, ай аллам, нинди ямьсез уйлар керә башыма, дип үз-үзен тиргәп тә алды.

Фатирга кертүен керттеләр Зиләне. Туган бәйрәме өстәле җыелмаган, Сара да әллә ничек сәер генә түшәктә ята иде. Зилә Лилияне тиргәп тә алды. Табынны җыеп алырга, мәетне җайлап куярга кирәклеген әйтеп, Сараның гәүдәсен турылап яткырды, башын тигезләп мендәр куйды. Сараның иреннәре күп-күмгәк, ике теш арасына бераз кысылган теле кара-кучкыл төстә иде. Дөньяны күп күргән Зилә Сараның үз үлеме белән үлмәгәнлеген аңлады.

Булды, туганнар, менә кәгазь! Сара инәбез йөрәк өянәге белән үлгән, – дип ишектән атылып керде Наил. Никтер аңа туганнары кушылып сөенмәде. Аның шатлыклы хәбәре һавада эленеп калды. Өйдә Зилә апасының да барлыгын шәйләп, Наил тиз генә үзен кулга алып, кайгылы кыяфәт ясады.

Зилә барысын да аңлады, тик дәшмәде. Иртәнге якта хәзрәтне чакыртырга, мәетне юарга кирәклеген генә әйтә алды.

Аны иртән үк тиешле хезмәтләр алып китеп, юып, кәфенләп туры зиратка илтәчәкләр, – диде Лилия Зилә апасына туры карап. – Хушлашырга шунда гына килерсез.

Шулай булды да. Зиратка да балалары хәл иткәнчә, санаулы гына кеше килгән иде.

Сара, бәхил бул. Гомереңне заяга уздырдың бит, син! Бөтен яшьлегеңне, көчеңне шул балалар дип яндырдың. Ә алар, – дип ишетелер- ишетелмәс кенә өелеп торган кабер туфрагы янында сөйләнеп торды Зилә. – Кичер, син аларны булдыра алсаң.

Сараны җирләгәннән соң, балалары фатирны сатып, бишкә бүлделәр. Ярыйсы гына акча кулга керде, дип сөенергә өлгерә дә алмады туганнар, акчаның бәясе төште. Наил абыйлары машинасы белән бәрелеп үлде. Болай да салгаларга яраткан икенче һәм өченче балалар эчүгә сабышты. Яман чир нәселдән дә килү сәбәпле, дүртенче кызлары шул авыру белән байтак иза чикте. Төпчекләре исән-сау, әмма кылган гөнаһлары аңа да тынгы бирми, вакыт-вакыт аңы томалана, алышына башлый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев