Ярату
Гашыйк булу, сөю һәм сөелү, ярату... Әлеге хисләр ике кешене бәхетле итә торган йөрәк тойгылары. Җир йөзенә килгән һәр кеше гашыйк буладыр, ярата аладыр, әмма сөю һәм сөелү дигән хисне кичерү бөтен кешегә дә тәтеми. Сөю диңгезеннән ләззәт алганың бармы?
Аны моңа кадәр дә белә идем, күргәнем бар иде, еш кына аралаша да идек. Тик бер мизгел, бер караш... барысын да астын-өскә китерде. Аның бераз тирәнрәк булып урнашкан күзләре уттай яндырып алган кебек булды. Моңа кадәр йөрәкнең дә кайда икәнен белми яшәгән чагымда йөрәгем әрнеп, урыныннан кубардай булып тибә башлады түгелме? Бу көнгә кадәр, синең белән шулай булачак дип берәрсе әйткән булса, мин рәхәтләнеп кычкырып көлгән булыр идем әле. Кинәт кенә кабат гашыйк булырмын да, башым “китеп” мәхәббәт колына әверелермен дип уйламаган идем. Кайберәүләр әлеге юлларны укыган вакытта исе дә китмичә, хайван инстинкты уянган дип уйлап куячагына иманым камил. Андыйлар булса, язманы шушы урында укудан туктатсын иде.
Артымда Ул. Шундый якын, шундый кадерле. Еш-еш сулыш алганын тоям.
– Кара әле тәрәзәгә, табигатьнең генә түгел, тәүлекнең дә иң матур чагы хәзер. Кояш бата, – дип ярым пышылдый. Зур, көчле кулларны билемдә тоям. Алар җитез, шул ук вакытта шундый йомшак, назлы. Акрын гына иркәләүләр, бераздан кысып-кысып кочу, назлап яратуга әверелә. Ул куллар әйтерсең лә тәнемә тигән саен пешереп ала, тирән итеп сулыш алудан да куркып башларны әйләндерә торган дулкыннарга салып еракларга алып китә сыман. Аның кайнар иреннәрне битләремне, муен, колак артларын, күкрәкләрне үбеп ала. Аяклар хәлсез калгандай булып егәрен югалта. Әлеге халәтемне көткәндәй Ул мине киң күкрәкле кайнар кочагына алып кысып коча һәм кулларына күтәреп алып урынга сала. Бу мизгелдә мин Аның көч һәм гайрәт ташып торган беләкләрендә уйнап торган һәр мускулын сизәм кебек. Кайнар иреннәре тәнемнең һәр күзәнәге аша үтә сыман. “Теләк давыллары” тагын да арта, әйтерсең лә мин бөтенләй дә югала барам... “Менә шулай...” диеп пышылдап кына чыккан тавышка, минем татлы хисләрдән ыңгырашкан авазлар килеп кушыла. Сизәм, шушы татлы да, исертә торган мизгелләрне Ул тагын беразга гына булса да тоткарлап тора. Минем йөрәк “әйдә инде” дип сулкылдап тибә... мин томан эчендә югалам. Бу минутларда минем өчен җирдә берни дә юк сыман. Мин һәм Ул. Әйтеп тә, аңлатып та бирә алмас рәхәтлек, сихри ләззәт эчендәбез. Әлеге хис-кичерешләрнең иң югары ноктасы икебезне дә акылдан шашар дәрәҗәгә илтә. Әлеге халәттән китәсе килми. Берничә секунд... тагын беразга сузылса, мин чын-чынлап акылдан шашачакмын.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев