Яратмады
Саҗидә бүген дә таң алдыннан шыбырдап яуган яңгыр тавышына уянып китте. Аллага шөкер тагын яз килде дип күңеле сөенеп куйса да, үзенең моңсу уйларына чумды карчык. Шулай уйларына бирелеп китсә, Мәхмүтенең гырлап йоклаганын да ишетми ул.
Саҗидә Мәхмүт белән танышканда...юк, киресенчә, Мәхмүт Саҗидә белән танышканда кызга әле унтугыз гына яшь иде. Мәхмүт төскә-биткә бик чибәр булмаса да, баһадирдай таза гәүдәле, типсә, тимер өзәрдәй утыз яшьлек егет иде. Кем әйтмешли, күрде дә, кызны башкача кулыннан ычкындырмады. Мәхмүт белән танышкан көннән үк, Саҗидә тирәсендә йөргән егетләр ни сәбәпледер берсе дә калмады. Хәтта кечкенә вакытта ук күз салып, бергә уйнап үскән, Фәйзрахманга да әллә нәрсә булды. Күрсә, Саҗидәнең күзләренә карап, тирән итеп сулый, “голт” итеп төкереген йота да, юк эшен бар итеп тиз генә китү ягын карый иде.
Ни өчендер соңгы арада күрше урамда яшәүче Сәгадәт тә алар капка төбенә килеп утырмый башлады. Сәгадәтнең кечкенә гармунын тартып, моңлы итеп уйнап җибәрүләре Саҗидәгә бик ошый иде бит. Ул гына да түгел моңлы, кабатланмас тавышы белән кыз күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле иде. Ни өчендер Саҗидә үзенең киләчәген дә аның белән генә күрә иде бит. Шулай кинәт кенә юкка чыгуын, бик авыр кичерде. Ә инде күрше авыл кызы янына йөри икән дигән сүзләр, горур кызны бөтенләй чарасыз итте.
Аның каравы, Мәхмүт күрше авылдан көн саен килеп кызның капка төбен таптады. Саҗидәгә егет башта бик үк ошап бетмәсә дә, бераздан аның төпле итеп аралаша белүе, тормышка аек карап, матур уй-хыяллар корганы Саҗидәнең күңелен акрынлап биләп алды. Бер ел гади генә аралашып йөргәннән соң, Саҗидә Мәхмүткә ияләште кебек һәм үзе дә көтеп ала торганга әверелде. Күп тә үтмәде, Мәхмүт кызга тәкъдим ясады.
–Яшь тә бара, гаилә корып, балалар үстереп бергә яшик әле риза булсаң, – диде егет кыюсыз гына Саҗидәне кайнар кочагына алып. – Әйдә җавапны әле әйтмә, бераз уйла.
Саҗидә бераз югалып калды. Яратамы соң ул аны? Әллә ияләшү генәме? Әти-әниләре ни әйтер, әле бит апасы да кияүдә түгел? Сәгадәт барыбер килмәс инде, ник Саҗидәгә атап җырлар язып, җырлап йөрде икән? Хәзер башкаларга да җырлый микән? Саҗидәнең башын мең төрле уй биләп алды.
Мәхмүт чынлап та төпле егет, тәмәке тартмый, аракы белән дус түгел, сүгенгәне юк, тыныч-ипле сөйләшә, яхшы эштә эшли - бу аның уңай сыйфатлары. Егетнең бер ягы гына бераз Саҗидәгә ошап бетми, ул аз сөйләшә иде.
Тәкъдим ясалганнан соң, бер атналап вакыт узды. Саҗидә үзенең серен башта әнисенә әйтте. Кич белән гаиләдә сөйләшү булды. Кызның әтисе булачак кияүнең олырак булуын, артык тыныч һәм бер дә ачылып сөйләшмәвен өнәмәгәнлеген әйтте. Тик Саҗидәгә бу гына киртә түгел иде. Бераз кирелеге дә үзенекен итте бугай, Сәгадәт тә барыбер килмәде. Никтер Мәхмүт тә кызганыч булып тоелды.
Шул дәвердән алып күпме сулар акты да, күпме таңнар атты. Саҗидә Мәхмүтне ярата алмады. Баштагы мәлдә яши-яши мәхәббәт килер дип уйлады ул. Тик ул көткән мәхәббәт килмәде. Беренче уллары туды. Яшь хатын үзенең бөтен барлыгын сабыена багышлады.
Әле менә уйлана да Саҗидә, ә Мәхмүт соң аны яраттымы икән? Мәхмүтнең дә бит аңа яратам дип кабатлап торганы юк. Әнә күрше Гыйльмиҗиһанның ире “Гыйльмешем- җимешем” диеп көненә әллә ничә тапкыр кабатлый. Ә Мәхмүтнең аңа бер тапкыр да Саҗидә диеп юньләп тә эндәшкәне булмады. Сүз башлаганда да башкалар кебек башта исемен әйтеп, сүзен башламый бит ичмасам! Саҗидә баштарак бу хәлгә бик игътибар бирмәде. Шулай да кайвакыт үпкәләвен белгертәсе килеп, минем бит исемем бар, ник исем белән дәшеп сүз башламыйсың, яратам диеп тә бер дә әйткәнең булмады, дия торган иде. Андый чакларда Мәхмүт Саҗидәне ишетмәмешкә салыша иде.
Саҗидәнең тәмам йокысы качты, уйлана-уйлана аякларына җылы оекбашларын киеп куйды. Мәхмүт йоклый, яратмады ул аны...Иренең ваемсыз гына йоклап ятуына Саҗидә карчыкның бераз ачуы да килеп куйды. Мәхмүт аны яраттымы соң? Ә гомер инде узган. Саҗидә яшьлектәге беренче һәм соңгы хатасын исенә төшерде. Ир уртасына җитеп килгән егетне кызганып, кияүгә чыкмаска иде. Мәхәббәт бар, яши-яши килә ул, дигән ахмак сүзләрне исенә төшереп, бите буйлап кайнар яше агып төште. Нәрсә бу- үкенүме, үз-үзен кызганып утырумы? Саҗидә белә, күңеле белән сизә, мәхәббәт бар ул һәм яраткан кешеңнең исемен йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлыйсы килә. Сәгадәт...
Саҗидә беркайчан башына да китермәде: Мәхмүт белән Саҗидәнең никахыннан соң Сәгадәт үзенең гармунын икегә аерды да, елый-елый мунча миченә якты. Шул көннән соң кулына беркайчан да гармун тотканы булмады. Бер балалы хатынга өйләнде дә авылдан чыгып китте. Яратып яшәмәде. Гомере буе Саҗидә күз алдыннан китмәде, төшләрендә аның исемен кабатлап уяна иде. Саҗидә...
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев