Туй күлмәге
“Бүген шушында катып үлсәк, мине туй күлмәгемнән күмсеннәр”, – диде дә Гөлия, туңган кулларын бер-берсенә ышкып, бит алмаларыннан тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын сыпырып төшерде. Күз яшьләре кайнар булса да, салкын бит очларында алар тиз суына, бозга әйләнеп, ияк очларын пешереп ала.
Салкын машина. Күз ачкысыз буран. Шушы күз яшьләре кебек аларның мәхәббәтләре дә кайнар иде бит. Тик Мансур гына никтер аны ваклады.
Гаиләдә өч кыз бала үсте. Кызлар барысы да җыр-моңга, сүзгә шаян, шук булдылар. Алар арасында Гөлия бигрәк тә ут борчасы кебек. Чибәрләрнең иң чибәре булып, кем әйтмешли, бер кашык су белән кабып йотарлык булып үсеп килә. Бик күп кызларның төн йокыларын алган авылдашы, баянчы егет Мансур да, Гөлияне күрсә, бар дөньясын оныта. Шундый вакытларны сизеп алып, Гөлия Мансур яныннан:
Нихәл итим, гармунчыбыз
Гашыйк булды үземә;
Гармун уйнарга онытып,
Карап тора күземә, – дип такмаклап, аның тирәсеннән чытлыкланып үтеп тә китә. Гөлия белән Мансурның гади генә шаярулары тора-бара чын мәхәббәткә әверелде. Яшьләр үзләре генә түгел, әйтерсең лә ике яклап, әти- әниләре дә шулай булачагын алдан белә кебек иде. Чөнки халыкта Гөлия белән Мансур кебекләрне бер-берсе өчен яратылган парлар дип әйтәләр. Мансур баянда уйнап җибәрсә, Гөлия кушылып җырлый, биеп тә җибәрә. Кыскасы, алардан башка мәктәптә бер генә бәйрәм чарасы да, клубта бәйрәм кичәләре дә үтмәде.
Чын күңеленнән йөрәген Мансурга ачып салган Гөлиянең сөеклесеннән дә шундый ук җавап булуына шиге юк иде. Алар бер-берсенә ышанып, тормышның авыр мизгелләрендә дә, бәхетле чакларда да бергә булырга сүз куештылар. Ике яшь йөрәк арасында күзгә күренмәс шашкын, шул ук вакытта чиста мәхәббәт хисләре яшәде. Мансур армия хезмәтенә китте, Гөлия югары уку йортына юл алды. Ике арада мәхәббәт хатлары йөрде. Гөлия күңеленнән генә Мансурның кайтыр көннәрен санап көтте. Бер генә ят егеткә дә күз төшермәде. Югыйсә, Гөлиянең күңелен яулап алырга теләүчеләр күп булды. Мансурының ил алдында булган бурычын үтәп кайтканын сагышларга уралып көткән арада, үз куллары белән тегеп тә, чигеп тә ясаган бирнәлекләрен әзерләргә кереште. 90нчы еллар башында ни акчасы, ни әйберен табып булмый торган вакыт иде. Шулай булса да, Гөлия инде мондый авырлыклардан гына куркып калмас, алар Мансур белән бергә булсалар, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарлар кебек. Куллары һәр эшне белгән кызның тиз арада гына тормыш башлап җибәрер өчен ашъяулыклары, йорт кирәк-яраклары, бүләк-күчтәнәчкә биреләчәк шәл-яулыклары, әкрен генә әзерләнеп, килен булып төшәчәк бизәкле сандыгы төбенә ятты.
Гөлия үскән гаиләдә, гомумән, әти-әни ягыннан шундый тәртип иде: кыз балага унбиш яше тулу белән, бизәкле килен сандыгы алып куялар. Әлеге гореф-гадәтне алар саклый. Кызлар үсә тора, сандык бирнәлекләр белән тула тора.
Беркөнне Гөлия, лекцияләреннән кайтышлый, хатын-кызлар киемнәре кибетенә керде. Анда ап-ак туфлигә күзе төште. Үлчәме дә Гөлиянеке. Йөрәге рәхәт итеп кысып-кысып алды. Эх, Мансуры исән-сау кайтып, туйлар үткәрерләр... Гөлиянең аягында нәкъ менә шундый туфли булырга тиеш. Гөлиянең әле беркайчан да андый ап-ак аяк киеме кигәне булмады. Авылда укыганда, аның кирәге дә юк иде шул. Юлсыз авыл урамнарында йөрер өчен гади аяк киеме яки резин итек тә ярап куя. Кыскасы, әлеге туфли Гөлиянең тынгылыгын алды. Кибетләрдә кием-салым да гел кайтып тормый шул. Кайвакыт акча булса да, товары юк вакытлар, дип уйлый-уйлый, кибеткә бер керде, бер чыкты. Алдан алып куяргамы әллә дигән уйлар белән тулай торакка кайтып та җитте. Кайтып җитте дә, кырт итеп, кире борылып кибеткә китте. Барып җитсә, “аның туфлиен” бер чибәр генә кыз киеп, үзенә үлчәп тә маташа! Инде туфлисез калдым дигән бер мизгелдә, кыз туфлине сатучыга кире тоттырды. Гөлиянең эченә җылы йөгереп үтте. Тиз генә алып туфлине киеп карады. Аяк киеме әйтерсең лә, Гөлиягә үлчәп теккән кебек иде. Шул кичне ул Мансурдан чираттагы хатны да алды. Сөенеп-шатланып, мәхәббәт тулы хисләр ташкынына уралып, хатның һәр җөмләсен, һәр сүзен җентекләп укып чыкты. Хәтта бер мизгелдә Мансурның тавышын да ишеткән кебек булды. Шулай итеп, ике ел вакыт, ерак аралар да аларның мәхәббәтен сүрелдерә алмады. Көн артынна көн үтте. Гөлия Мансур кайтуына туй күлмәген дә үз куллары белән тегеп куярга уйлады. Караштырып йөри торгач, күңеленә ошаган ситсы, челтәр, тасмаларны җитәрлек итеп сатып алды. Һәр кыз бала кияүгә чыкканда ап-ак туй күлмәге кияргә хыяллана. Гөлия дә шул көннәрнең инде якында гына булуын уйлап, татлы хыялларга чума. Менә аның Мансуры армия хезмәтен тәмамлап кайтып җитәр, әти-әнисенең хәлен белгәннән соң ук, Гөлиясе янына ашыгыр. Юк, Гөлия янына килгәнче, башта баянын алып, уйнап карар әле ул. Әнә бит, һәр хаты саен үзенең баянда уйнавын сагынуын әйтеп яза. Анда уйнарга җае чыкмый икән, “бармаклар кычыта”, өздереп бер уйныйсы иде, ди. Ярый, ике ел көткәнне, бер-ике көй уйнаганчы гына көтәргә әзер аны Гөлия. Мансур кайтырга ике-өч ай калып бара. Гөлия, туй күлмәген тегеп, әзерләп куйды. Кыз үзенә кадәр авылда булган һәр кәләшне күз алдына китереп чыкты. Берсендә дә мондый матур, кабатланмас күлмәк булганы юк иде. Күлмәкне ул иң беренче әнисенең үзенә генә киеп күрсәтте. Никтер әтисенә күрсәтергә оялды.
– Әй кызым, бик матур булган бу, бәхетләрең генә була күрсен инде, – диде әнисе һәм, кызының аркасына кагылыр-кагылмас, сак кына сыпырып алды. Әнисенең кулы шундый җылы, йомшак. – Син иң матур кәләш бит, кызым.
– Юк ла инде әни, туй күлмәге кигән һәр кыз матур була инде, – дигән булды Гөлия. Ә эченнән генә көзгедән карап торган үзенә сокланды. – Чынлап та, матур, бик матур булды күлмәгем!
Гөлиянең бирнәлекләре өстенә ыспай гына төрелеп, туй күлмәге ятты.
Көннәр җәйгә тартылган бер көнне, Мансур, хезмәтен үтәп, авылга кайтты. Ике йорт зур шатлык белән тулды. Егетләр-кызлар клубка җыелды. Солдаттан кайткан егеткә игътибар бик күп булды. Очрашудан туган сөенеч-шатлыклар бераз тынуга, ниһаять, Гөлия белән Мансур икәүдән-икәү генә калды. Шул ук кичтә алар, таң атканчы, авылны иңләп-буйлап рәхәтләнеп йөрделәр. Берничә көн бәхет-шатлык белән үтеп китте. Армия хезмәте Мансурга бик килешкән. Болай да озын, тазарак гәүдәле егет, кызларның һушын алырлык алып гәүдәле, әкиятләрдәге чын баһадирга әверелгән иде. Гөлия дә ким түгел, озын керфекләрен сирпеп бер карап, бит очларын чокырландырып бер елмайса, егетләрнең йөрәгенә берничә мәхәббәт угы кадалачак.
Ике йортта да ата-ана тыныч кына никах һәм туй хәстәрен күреп йөри башлады. Гөлия укуын дәвам итте, Мансур авыл мәктәбенә физкультура фәнен укытырга эшкә урнашты. Мансур үзенең авылда калып, Гөлиянең кайтып-китеп йөрүенә бераз эче пошты. Шулай да сиздермәде.
Бер кичне Мансур кызны үзенеке итәсе килде, тик ак күлмәкләр киеп туйда утырырга хыялланган Гөлия ризалашмады.
– Мансур, ничек инде? Ашыкма! Ни йөзем белән соң мин никахта, туемда ап-ак күлмәкләр киеп утырыйм, – дип, куллары белән битен каплады. – Ир белән хатын арасында була торган тормыш никахтан соң гына башланырга тиеш, дип уйлыйм мин. Ничек итеп әти-әни каршында йөрмәк кирәк аннан соң?
Әлеге җавап Мансурга бераз ошамаса да, елмаеп кына Гөлияне кайнар кочагына кысты.
– Ярый, синеңчә булсын, – диде ул, аның чокырланып торган битләреннән үбеп алып.
Мансур Гөлияне урлап алып кайтырга да уйлаган иде, тик һаман шул ак күлмәкләр киеп, тормышны башлап җибәрәсе килгән сөеклесенә каршы килмәде. Ул көтәргә әзер.
Тик алай булып чыкмады никтер. Гомер буе көтәргә дә әзер дигән Мансур, Гөлия укуда чакта, ике урам аша гына яшәүче Лилияне озаткалый башлады. Әлеге яңалыкны Гөлиягә дә тиз генә җиткерүчеләр табылды. Һәрвакыт горур, саф мәхәббәт хисләрен алга куйган Гөлия бу хәбәрне авыр кабул итте. Бернинди аңлашулар да эзләп йөрмичә, мәхәббәт яралаган эчкерсез хисләрен эченә йотты.
Гөлия тормыштан ямь табар өчен булса да, башта үзешчән артистлар арасында эшләде, соңрак зур сәхнәгә менде. Бәйрәмнәр вакытында кайтып, авылында да, район үзәгендә дә төрле чараларда катнашты. Шулай бер-ике ел вакыт үтеп тә китте. Мансур Гөлия турында, Гөлия Мансур хакында туган-тумачалардан һәм күрше-күләннәрдән генә ишетеп белде. Соңгы кайтуда ишеткән хәбәр Гөлия өчен көтелмәгән иде.
Мансур Лилиягә өйләнде. Гөлиянең йөрәге читенә үк яшерелгән мәхәббәт орлыклары, мәңге шытып чыкмас өчен, тагын да эчкәрәк төшеп ятты. Беркайчан да хисләрен башкаларга белгертмәгән, горур Гөлия кинәт кенә уйчанланып, олыгаеп китте. Үзе генә калган мәлләрдә, килен булып төшәр өчен бирнә белән тутырылган сандыгын ачып, андагы әйберләрне озаклап карарга гадәтләнеп китте. Гөлиянең күз нурлары белән сугарылган шушы гади генә чүпрәкләрдә Мансурга булган мәхәббәт, эчкерсез саф хисләр мәңгегә чигеп куелган иде. Гөлия кайвакытта, ул әйберләрне сандыгы белән юк итимме әллә, дип тә уйлаштыра. Тик кулы бармый. Бер тапкыр да киеп җиргә басмаган ап-ак туфлиләр, нечкә билле озын туй күлмәге, бирнәлекләр – барысы да үз вакытын сабыр гына көтә кебек.
Бүген концерттан соң кайту юлында батып калган машинада утырган вакытта да Гөлия үзенең озын булмаган гомер юлын барлады. Ул үзен белә- белгәннән бирле барлык өмет-хыяллары да Мансур белән генә бәйләнгән булган икән. Мансур бәхетлеме икән соң? Минутлар үткән саен, машина суына. Бергә концерт куярга барган иҗатташ дуслары да борчыла башлады. Бигрәк тә машина йөртүче борчулы күренә. Чөнки ул озакка туктаганлыкны, ягулыкның да җитәр-җитмәс кенә калуын яхшы белә иде. Кемдер өши, кемдер кышны сүгә... Җәяүләп китәргә диючеләрне тиз туктаттылар, әлеге фикер иң начары, мондый күз ачкысыз буранда адашып югалу куркынычы зур. Ә Гөлия сабыр гына көтеп утыра, никтер бер сүз дәшми. Хатирәләргә бирелгәнме, куркуданмы?
– Бүген шушында катып үлсәк, мине туй күлмәгемнән күмсеннәр, – диде ул, янында утырган Нурсөягә карап. Туңа башлаган кулларын бер-берсенә ышкып, бит алмаларыннан тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын сыпырып төшерде. Күз яшьләре кайнар булса да, салкын бит очларында алар тиз суына, бозга әйләнеп, ияк очларын пешереп ала.
Үзешчән артистлар утырган машина юлда озак кына вакыт баткан хәлдә калды. Ярый әле өлкән яшьтәге колхоз рәисе аларның буранда кайтып җитү- җитмәүләре белән район мәдәният йортыннан шалтыратып белеште. Юлда батып калганнарын төгәл белеп, кар эттерә торган тракторын кабызды.
Гөлия тормышында андый буранлы-давыллы юллар күп булды. Ул өшемәскә, өшесә дә, сер бирмәскә өйрәнде. Инде бер тапкыр яратып та, яратыла алмаган йөрәгенә башка берәүне сыйдыра алмады. Үз никах туена әзерләгән туй күлмәгеннән апасының кызына Яңа елга матур күлмәк тегеп кидерде, туфлиләрен бүләк итте.
Фото: /pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев