Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Тавык ите

9 февральдә якташыбыз Фәнис Яруллинга 83 яшь тулган булыр иде. Кызылъяр авылында ачылган музейга быел 10 ел булды. Якташыбыз истәлегенә багышлап сезгә хикәя тәкъдим итәбез

Бу язма Фәнис Яруллин белән бер мәктәптә укыган, яшьлек дусты Венера Ситдикованың хәтер сандыгыннан алып язылды.

Баулының беренче санлы мәктәбендә унынчы сыйныфта укыган чагым. Мин мәктәптә уку буенча җаваплы. Без укыган елларда сигезенче класска авыл мәктәпләреннән дә балалар килә иде. Шулар арасында Фәнис Яруллин да бар. Унынчыда имтиханнар булу сәбәпле, уку буенча җаваплы итеп Фәнисне сайлап куйдылар. Югыйсә, авылдан безнең мәктәпкә килүенә бик аз гына вакыт үткән иде әле. Ул гына да түгел, үз классларында аны комсомол секретаре дә итеп билгеләп куйдылар. Шул вакытта ук аның җаваплы, тырыш һәм аралашучан икәнлеге күренеп тора иде. Ярты ел үттеме, үтмәдеме, мәктәптә спорт буенча да түгәрәкләр җанланып китте. Үзеннән кечкенәрәкләр белән дә, өлкәнрәкләр белән дә футбол, волейбол команадалары оештырып җибәрде. Ул елларда мин Фәнисне оештыру сәләте көчле, дәрте ташып торган һәр җирдә сәләтле егет итеп күз алдында калдырганмын.

Мин унынчы сыйныфтан соң Лениногорскийның техник училищесын тәмамладым. Комсомол путёвкасы белән миңа Красноярскийга китәргә туры килде. 1958 нче елдан тормышка чыгып, шунда яши башладым. Тормыш иптәшем дә Баулы кешесе, үземнең классташым иде. Еракта яшәсәк тә, күңел гел Баулыда иде, якыннарыбыз, классташларыбыз белән аралашып яшәдек. Бердән-бер көнне бер классташыбыздан безгә Фәнис Яруллинның Красноярск шәһәрендәге госпитальдә ятуын хәбәр иткән хәвефле хат килеп иреште. Ул яткан госпиталь сул ярда, ә без уң ярда яши идек. Ул вакытта әле ярлар тоташмаган иде. Шәһәр яны поездына чыгып, иптәшем белән  госпитальгә киттек. Эзләп таптык. Тик ишек төбендәге язудан күренгәнчә, без барган көн кабул итү көне түгел иде. Аптырап калдык. Без бит инде авыл балалары, ни язып таксалар, шуңа ышанабыз. Шулай да бик озак таптанып басып торганыбызны хәтерлим. Килгәч, керәсе, Фәнисне күреп китәсе килү теләге көчлерәк булган күрәсең. Шул вакыт безне кызганып булса кирәк, госпитальдә эшләүче бер хезмәткәр безнең янга чыгып сораштырды. Без аңа Баулының үзеннән килгән идек шул дип җавап бирдек. Ничек итсә, итте, бу кеше табиблар белән сөйләшеп, безне Фәнис яткан палатага кертүгә иреште. Зур палата. Авырулар бихисап күп. Шулай караватлар арасыннан керә-керә Фәнисне эзлим. Юк, күрмим. Ә ул мине ишектән кергәндә үк күреп, танып ята икән. “Венера апа” дип үзе чакырып алды. Баксаң, аны бөтенләй танырлыгы калмаган иде ул чакта. Ярый әле үзе танып беренче булып эндәште. Күзләремнән мөлдерәп яшьләр атылып чыкты, тыела алмыйм... Фәнис бит минем күз алдында тап-таза, яшьлеге ташып, күкрәп торган, типсә, тимер өзәрдәй, йөзе балкып торган егет иде. Ә монда ак җәймәгә төренгән сөяк тә, тире генә. Йөзе дә сулып, тартылып калган. Аның хәтта сөйләшергә дә хәле юк сыман тоелды. Ул елый, мин елыйм. Ул вакытта мин аның хәлен бик үк аңлап та бетермәгән идем әле, ә ул инде үзенең гомере буе йөри алмаячагын аңлаган иде. Беренче баруда бик озак сөйләшергә рөхсәт итмәделәр. Шулай да бераз хәлләрен сораштырып, икенче килгәндә нәрсә алып килик дип сорадым. Фәнис үзенең тавык ите ашыйсы килүен әйтте. Без шул ук көнне тавык түшкәсе эзләп таптык, ул вакытларда аерым ит кибетләре дә юк иде әле. Шулай да Фәниснең теләген үтисе килү көчлерәк булды. Кире госпитальгә киттек. Ул тавык түшкәсен бер санитарка белән сөйләшеп, шунда ук шулпа пешерттек. Аны бик яратып ашады.

Яңадан да Фәнис ул госпитальдә яткан вакытта янына еш барып йөрдек. Шулай да, шул беренче тапкыр китергән тавык ите турында гел искә алды ул. Шул тавык итенең тәме хакында еш кына иптәше Нурсиягә дә сөйли торган булган. Югыйсә, гади тавык ите иде бит инде.

Бүгенге көндә уку-укыту учреждениеләрендә Фәнис Яруллинга багышланган кичәләр, атналык-айлыклар, районда аның елы игълан ителүгә мин чиксез шат. Ул бит гомере буе туган җиренә, Кызылъярга дан җырлаган үз иленең тугъры улы. Бөркетләр оясы- Кызылъярым дигән юллары бар. Аңа багышланган чараларда япь-яшь сабыйлар да, өлкәннәр дә аның шигырьләрен сөйли. Шуны әйтәсем килә, бөркетләр хакында дөрес әйткән, чөнки Кызылъярда бөркеткә тиңләрлек яшьләр үсеп тора.

 

Индира Сәйфуллина язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев