Сынамыш, юрауларга ышанасызмы?
Тормыш ыгы-зыгысы белән без күп кенә әйберләргә игътибар итмибез. Алда сөйләнәчәк сүзем юрау һәм сынамышлар хакында булыр.
Хәтеремдә, без үскәндә, әби-бабай, әти-әниләр сынамыш-юрауларга зур игътибар бирәләр, хәтта кайбер очракта алдан хәбәр буласын, кунак киләсен, борчу-мәшәкать сагалап торуын да, авыл өстендә үлем-китем булачагын да алдан чамалап торалар иде. Бүгенгедәй истә, мәрхүм Саимә әбекәйнең “көзгегә карап җырлама, көзгегә карап ашама- нахак сүз ишетерсең”, “тәрәзәдән сөяк ыргытма- өйгә яшен керер”, “ашны казаныннан ашарга ярамый - фәкыйрьлеккә”, диеп еш кына искә төшереп торганын. Ни хикмәт, һәм чынлап та, ул ишектән керә-керешкә “әнә саескан кунак чакыра” диеп ачы коймакка “баш” ясап та куя. Коймак пешеп чыкканда гына ишектән исәнлек сорашып кемдер килеп тә керә.
Көндәлек тормышта без күп әйбергә игътибар итмибез, ә бит уйлап карасаң, чынлап та булачак кайбер вакыйгаларны алдан ук чамалап, тоемлап торырга мөмкин.
Эштә. Тәрәзә ярым ачык. Тәрәзәнең пыяласына бер чыпчык килеп бәрелде, аннары бүлмәгә үк очып керде. Күңелемнән генә ниндидер хәбәр булачак, хәерлегә булсын дип уйлап, үземчә юрап та куйдым. Ул гына да түгел, кошчык кинәт очып икенче тәрәзәнең пыяласына каты итеп килеп бәрелде һәм “шап” итеп тәрәзә төбенә егылып төште. Хәрәкәтсез яткан кошчыкны аңына китерү нияте белән томшыгына бераз су тамызып карыйм. Исән. Тәрәзә төбенә куеп, сак кына карап торам. Бераздан кошчык үз хәленә кайтып очып китте. Якындагы гына агачта ачыргаланып кычкырган ана чыпчыкның да тавышы ишетелмәс булды. Күрәсең ул, чыпчык баласы булды. Ул көнне эштән өйгә кайтканда да, кайткач та ни өчендер кош баласы тынгылык бирмәде, күңел өстендә торды. Хәтер сандыгы яңарып, әбиемнең әйткән сүзләре әледән-әле күңелгә килде. “Тәрәзәгә кош бәрелсә, бүлмәгә кош очып керсә, хәбәр була. Хәерле хәбәр була күрсен”. Ул көнне бүлмәгә кош керүе, минем өчен хәерлегә булмады. Өйгә кайтып, чәй куеп җибәрдем. Телефон шалтырады һәм миңа җиңгәчәйнең кинәт үлеме турында хәбәрне җиткерделәр.
Шулай ук, ничә тапкырлар сынаган булды, саескан кычкырса, калак төшсә, кунак килә.
Ышану, төш юрау, сынамышлар безнең халыкта байтак. Ә сезнең тормышта шулай булганы бармы?
Ничек кенә булмасын, юраган юш килер дигән әйтемне дә истән чыгармаска кирәк һәм барысын да яхшыга юрарга кирәктер.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев