Соңгы алма
Бүген дә мин тиргә батып, куркып, елап уянып киттем. Һаман бер үк төш керә. Имеш, аны күмәләр, ә аңа салган кабер туфрагы шыбырдап, минем өстемә коела. Уянам да, таңга кадәр йоклый алмый ятам.
Үсмер кыз, рәхәт чагым. Җиденче класста ваемсыз гына укып йөрим. Яллардан соң без – укучы балаларны район үзәгендә урнашкан зур яшелчә-җимеш саклау базасына алма һәм суган чистартырга алып баралар. Җылы итеп киенеп, кулга перчатка һәм үзең белән чиләк тә аласы икән. Андый чаклар бәйрәм кебек була инде ул, биш-алты сәгать дәрестә утырасы юк. Район үзәгенә сигез-тугыз чакрым юл. Автобуста бераз күңелем болганачак инде. Ярый анысына да түзәргә була. Бөтенләй кыен булса, шоферны туктатырга да була ич. Яллар һәрвакыттагыча тиз үтеп китте. Безнең класста укучы малайлар һәм кызлар шаяра-шаяра мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта эшкә барырга җыелыштылар. Озакламый автобус та килеп туктады. Урыннар һәркемгә җитәрлек булса да, этешә-төртешә автобус салонына керәбез. Кая барсак та, нишләсәк тә, минем янымда гына булырга тырышкан классташым Илфак җитез генә килеп утырды. Аның койрык кебек миңа тагылып йөрүе кайчак ачуымны чыгарса да, бер үк вакытта кызык та иде. Кайчагында ул үзенең миңа гашыйк икәнен дә яшереп тормый. Кызык хәлләрне сөйли-сөйли дә, ә менә без синең белән өйләнешкәч дип, киләчәктә бергә булачагыбызга чын күңелдән ышанып, алга таба ни буласын да сөйли башлый иде. Калган сыйныфташлар да аның шулай сөйләшүенә күптән күнегеп беткән. Дәрес вакытында язган мәхәббәт запискалары да соңгы вакытта ачылып укылмыйча гына парта араларыннан миңа кадәр тиз килеп җитә иде.
Менә эш фронты. Агач әрҗәләрдә алма, капчык-капчык суган тау кадәр итеп өелгән. Авыл балалары моның ише эштән куркып торамы соң? Алма – бәрәңге түгел, аны аралавы да күңеллерәк шул. Шулай күңел биреп, рәхәтлек белән эшләп, төш вакыты килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Әйтәм бит, дәрестә утыру түгел инде бу! Бераз тамак ялгап, ял итәр өчен эштән туктадык. Кызлар, егетләр үзләренә үзләре кызык табып, ялга таралышты. Никтер минем генә беркая да китәсем килмәде. Безгә эш рәтен аңлатып, кая нәрсә куярга икәнен күрсәтеп йөргән озын буйлы, ачык соргылт дулкынланып торган чәчле, зәп-зәңгәр күзле 35-40 яшьләрдәге абыйны тагын-тагын күрәсем килде. Складның икенче башында нидер эшләп йөргән җиреннән туктап, минем үземнең генә бер өем алма янында утырып калуымны күргәч, яныма килеп утырды. Кулында бер чиләк бәрәңге. Күзләре... Мәхәббәт шигырьләрендә язылганча, җырларда җырланганча, тирән, шул ук вакытта акыллы, мәгънәле күзләр! Шул күзләргә карап, сихерләнгән кебек катып утырам. Зәп-зәңгәр нурлы күзләр эчендә моң, ниндидер чаткылар бар кебек. Яныма утыру белән күптәнге танышы кебек гади һәм матур итеп сөйләшә дә башлады. Исемемнең сирәк булуы, кем кызы булуым, ничәлегә укуым... һәм шундый сораулар белән сөйләштерә-сөйләштерә түш кесәсеннән зур кып-кызыл алма чыгарып минем кулларыма тоттырды.
– Кара әле үскәнем (үскәнем дигән сүзе өчен җен ачуларым чыкты), менә бу алма сиңа охшаган, әйеме. Син үскәч, тагын да матуррак булырсың, бәхетең булсын, – диде. Үзе тагын бер алманы кесәсеннән алып шартлатып тешләде дә, мине дә ашарга кыстый-кыстый үзе турында сөйли башлады. – Без кечкенәдән үк, авылдагы бакчаларны басып, алма ашап үстек. Югыйсә, бакча тулы алма иде. Юк шул, урланган алма барыбер тәмлерәк була шул. Аша инде, бу алма бик тәмле. Мин дә алма яратам бит. Синең әле иң матур, рәхәт чагың. Кара әле, сезнең мәктәптә музыка дәресләре бардыр, син бик матур тавышлы кебек тоеласың. Җырла. Беркемнән дә оялып торма яме. Әти-әниеңнең мөмкинлеге булса, гармун яки баян алдыр. Уйнарга өйрән. Үзеңә бер һөнәр була тора.
Каян белә инде бу кеше? Мин бит болай да мәктәптә узган һәр концертта җырлыйм. Күптән түгел генә әтием Казанга барган җиреннән өр-яңа яшел төстәге “Кировский-3” баяны да алып кайтты.
– Минем баяным бар инде, – дип мактатанып та куйдым әле. – Әле уйнарга өйрәнеп кенә маташам. Бик килеп чыкмый шул. Сәнгать мәктәбенә йөрисем килә дә бит, әтиләрнең мине район үзәгенә кадәр китереп йөрергә вакытлары юк. Эштә икесе дә.
– Менә бит булган! Баян булгач, өйрәнәсең инде, – диде ул минем өчен шатлыгын яшерә алмыйча. – Ә мин туганнан туган абыемның баянында өйрәндем. Эшли башлагач, үземә баян сатып алдым. Казанда укыганда аккордлар өйрәнер өчен генә махсус курслар тәмамладым. Дөнья – ул түгәрәк. Берәр очрашып парлашып баяннарда уйнап, җырлашып утырырбыз әле. Ярый, мин бит әле сезгә бәрәңге дә пешереп ашатмакчы идем. Хәзер шуларны тиз генә пешереп алабыз.
Мин дә сихерләнгән кебек аның артыннан иярдем. Артыннан гына атлап барсам да, аның зәңгәр күзләрен күрә идем бугай. Урам якка чыкканда безгә классташлар һәм укытучы апабыз да иярде. Бергәләп бәрәңге пешердек. Классташым Илфак берничә тапкыр нидер сөйләп, минем янда бөтерелде. Ләкин мин аны ишетмәдем дә, күрмәдем дә. Кыскасы, мин зәңгәр күзле “абыйга” үлеп гашыйк булдым.
Бу көннән соң, күпме сулар акты, күпме еллар үтте. Зәңгәр күзләр беркайчан да минем күз алдыннан китмәде. Әбиемнең әйткән сүзләре дә еш искә төшә, ул мәрхүмкәем: “Кешенең күзләренә гашыйк булсаң, ул мәхәббәт гомерлек була. Чөнки кеше ни кадәр генә үзгәрсә дә, картайса да, күзләр шул килеш кала. Алар үзгәрми”.
Мин инде мәктәпне тәмамлап, имтиханнар тапшырдым. Музыка буенча белем аласым килсә дә, апаң янында безгә тынычрак була дип, мине укытучы һөнәре буенча укырга барырга күндерделәр. Авыл мәктәбендә гел татарча гына укыганга, институтта укырга миңа җиңел булмады. Шулай да бирешмәдем. Тик баяным гына авылда калганга бераз борчылдым. Уку йорты да бездән ерак шәһәрдә шул. Автобус белән кайтып йөрисе. Кайтып килгән вакытта да күбрәк ашарга алып киләбез. Кая инде ул баян күтәреп йөрү. Шулай итеп баянда ныклап уйнарга өйрәнү – минем хыялда гына калды.
Кая барсам да, ниләр генә эшләсәм дә, зәңгәр күзле егетләр белән аралашырга тырыштым. Аңа охшаган, аның кебек күз карашлы кешеләрне эзләдем. Ләкин, юк. Бераз гына охшаш кешеләр очраса да, холык-фигыль, гәүдә торышлары капма-каршы була иде. Тәңребез шулай яраткан шул... Кешеләр бер-берсенә берничек тә охшаш була алмый.
Югары уку йортын тәмамлап, эшли башладым. Тормыш үз җаена ага кебек. Мәктәп тәмамлаганга да ун еллап вакыт үтеп киткән. Шулай да җиденче класста мин күргән зәңгәр күзләр беркайчан да миңа тынгылык бирмәде. Төшләремдә күреп кабат-кабат гашыйк булдым, зәңгәр күзләр турында шигырьләр укып, җырлар җырлап юана идем.
Эштә Бөек Җиңү көненә багышланган концертка әзерләнәбез. Районның барлык оешмалары берләшеп, зур концерт – тамаша куярга тиеш. Менә концерт көне килеп җитте. Сәхнәдә җырлыйсы җырымны эчтән генә җырлый-җырлый, әзерләнгән күлмәгемне киеп көзге алдында әйләнәм.
Концерт башланырга унбиш минутлап вакыт бар. Сәхнә артында үзешчән артистлар мәш килеп, һәр кеше үз чыгышын кабатлый. Әнә теге якта баян күтәргән бер ир берничә хатын-кыздан торган хорны каршына бастырып чыгышларын кабатлата. Ул кеше миңа арты белән торса да, мин аның зәңгәр күзләрен күрәм кебек. Бу ул... Аның йөзен күрәсем килүе, ихтыярсыздан аякларымны шул якка алып китә. Безнең күзләр бер мизгелдә бер-берсе белән күреште. Зәңгәр күзләр! Ничә еллар эзләгән зәңгәр күзләр, дигән уй йөрәгемне сызып узды.
Мин бераз читкәрәк китеп бастым. Яныма бергә эшләүче кызлар да килеп җитте. Без сәхнәгә чыгабыз. Башта хор белән җырлыйсы, аннан мин үзем генә калам. Уңышлы гына чыгыш ясадык, аерым чыгышым да матур булды, алкышлардан хәтта бераз баш әйләнде.
– Алма, бу синме? (Никтер миңа үз исемем белән түгел, ә алма дип дәште) Кара инде, чып-чын алма булгансың бит! Син дә мине таныдың бугай, әйеме? Матур җырладың, маладис! Баянда уйныйсыңмы? Әллә инде минем киңәшемне оныттыңмы? Хәзер безнең чыгыш. Безне алкышларга онытма.
Концерт тәмам. Кемдер кайтырга җыена, кемнәрдер җыелышып басып гапь куерталар. Мин кайту ягына таба борылып, ишеккә юнәләм.
– Әйдә алып кайтып куям алмакай, ерак торасыңмы, – дип минем алдан ишекне ачып та куйды. Бер иңенә баянын аскан, икенче кулы белән рәхим ит, дигән ишарә ясап, алдан чыгарга тәкъдим итте.
Юлда барганда да күптән, бик озак күрешмәгән дуслар кебек сөйләшеп бардык. Бер караганда, таныш та түгел, ә шулай да бик кадерле, якын кешеләрдәй сүз артыннан сүз чыга торды. Сүзебезне иҗат, җыр һәм җырчылар, гармун-баян кебек темалар берләштереп берсен-берсе алмаштырып торды. Хәтта җырлап алырга да өлгердек.
Икенче тапкыр очрашу шулайрак булды. Машинадан төшеп киткәндә миңа ул арткы утыргычтан алып берничә кызыл алма сузды. Нәкъ беренче очрашкандагыча, тагын кызыл алмалар.
– Бүгенге чыгышыңны чәчәк белән түгел, ә менә шушы кызыл алмалар белән бәялим әле. Ярый. Аңлавымча син кайтып җиттең, насыйп булса, күрешербез. Безнең әле ярышып баяннарда уйныйсы, җырлашып утырасыбыз бар. Миңа калса, безнең тавышлар туры килә, дуэтлар җырларга да буладыр. Алма, хуш әлегә.
Күңел түрендә яшеренгән гыйшык кошы ничек кенә талпынып канатын кагарга теләсә дә, без икебез дә ул әйбердән курка идек бугай. Очрашкан вакытта да сөйләшеп утыру, җырлашу, баяннарда уйнау безгә чиксез рәхәтлек бирә иде. Кайчан, ничек һәм кайда гына очрашсак та, ул миңа кызыл алма биреп хушлаша иде. Кызыл алма – матур традиция, үзебез генә белә торган, күзгә күренмәс, безне бәйләп торган хисләр иде бугай. Шулай унбиш еллап вакыт үтеп китте. Шушы мизгелдә кемнәрдер бәлки ир-ат белән хатын-кыз дуслыгы була алмый дип “тешләп” куярга да теләр... Андыйларга да җавабым әзер кебек, һәр кеше үзенең бозыклыгы һәм күңел торышыннан чыгып фикер йөртә инде.
Хәзер ул юк. Шул кызыл алмаларны тудырган көз аны мәңгелеккә алып китте. Соңгы очрашуда да, күңеле сизгән кебек никтер гомер узганына ишарә ясап сөйләште кебек ул. “Гашыйклар паркына” барып утырырга тәкъдим итте. Мин ризалашып сүзсез генә баш кактым. Паркта ярыйсы гына кеше күп иде. Шулай да бер кешенең икенче кешедә гаме юк кебек тоелды. Һәр кеше үз эше, үз мәшәкате белән янып көн артыннан куадыр. Буш урынга барып утырдык. Әлбәттә инде, баян һәм алмалар да безнең янда урын алды.
– Алма, без бик бәхетле, мул тормышта яшибез бит. Аллаһка мең шөкер, тик бер әйбер үкенечкә кала, ник ул мине соңрак, яки сине алданрак тудырмады икән? Арадагы дистә елларны берни дә эшләтеп булмый шул. Бер караганда, син дә, мин дә бәхетлебез. Гаиләләр имин, балалар исән-сау. Бик теләгән очракта, башкача да була алган булыр иде. Гаепләмә. Гомер көзләренә кергәндә миңа насыйп булмаган алманы чит бакчага кереп ашыйсым килмәде. Бик теләсәм дә. Дөрес, булды шундый мизгелләр дә, бар тормышыма төкереп, сине алып кая да булса – күз күрмәгән якларга китәсе килгән чакларым.
Икебез дә бер төрле итеп уйлыйбыз икән бит, ләбаса! Ләкин язмыш язган кысалардан читкә чыкмау, туры сукмактан читкә атламау бу мизгелдә икебез өчен дә зур батырлыкка тиң иде. Бер-береңә дус була белү, сердәш була алу – ул зур байлык.
Тынлыкта шартлатып алма тешләгән һәм тәмле итеп алма чәйнәгән тавышлар гына ишетелеп тора. Икәүләп алма ашыйбыз. Күп кенә гашыйк җаннар мондый мизгелдә кочаклашып, берсен-берсе назлап кына, тынлыкта бу сүзләрне җиткерер иде. Ә без башкаларга охшамаган.
– Сизәсеңме, бу көзнең алмалары аеруча тәмле, баллы һәм хуш исле кебек тоела. Ярый, кайт инде, бу алмаларны ал. Бигрәк тәмлеләре калды. Тукта, баянны алып килгән-килгән бер генә куплет булса да, җыр үпкәләмәсен, бераз үзгәртебрәк җырлыйк инде...
Алларыңа килеп тезләндем мин
Кулларымда иде пар алма.
Төшләремә кереп һәркөн шулай
Таң атуга китеп югалма...
Тормышымның кабатланмас матур, серле мизгелләрен үз эченә алган, күңелләрдән беркайчан китмәс бер этабы диикме инде – шул булды.
Бүгенге көндә мин аның бу җирдә юклыгына берничек тә ышана алмыйм. Никтер, кабере өстенә чыгып утырып та елмаеп-көлеп, җырлап утырадыр кебек тоела ул миңа. Күңелемнең, йөрәгемнең, юк, бәлки җанымның яртысын үзе белән алып киттеме соң бу кеше?
Көз, гаепләмә, алмаларың никадәр татлы булса да, мин сине яратмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев