Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?

Татар халкында нинди генә кеше исемнәрен очрамый. Кайберләре шактый кызыклы, исем кушу тарихлары үзенчәлекле. Исемнәргә моңа кадәр бер дә игътибар иткәнем юк иде. Дөрнәяб, Мөсәябә, Кобра, Вил, Мэлс, Рубис, Хаҗәрия, Сырдарья кебек үзенчәлекле исемнәрне ишетү кулыма каләм алырга этәргеч бирде.

– Гомерем буе исемемнән оялып, кыенсынып яшәдем. Мин инде хәзер өлкән яшьтә, исемемнең мәгънәсен дә белә алмадым,– дип сөйләде безгә Дөрнәяб апа Шәрифуллина. – Мин үзем Азнакай районының Бүләк дигән кечкенә генә авылында туганмын. Мин туасы елны авылыбыз мәктәбенә эшкә Дөрнәяб исемле бер яшь укытучы килгән. Әнием һәм апаларым сөйләве буенча, ул бик чибәр, буйга-сынга сылу, өстәвенә бик актив һәм белемле укытучы булган. Мин тугач, апаларым, әти-әнинең ай-ваена карамыйча, аның исемен куштырганнар.

 

Дөрнәяб апа 38 елдан артык Баулы үзәк хастаханәсендә терапия һәм неврология бүлекчәләрендә шәфкать туташы булып эшләгән.

– Эшләгән елларымда да исемем аркасында уңайсызлыклар килеп чыга иде, – дип дәвам итте Дөрнәяб апа. – Чөнки миңа рус милләтеннән булган кешеләр белән дә эшләргә туры килде. Алар минем исемне ишеткәч, башта аптырап калалар, әйтергә уңайсызланалар иде. Исемемне бозып, Дарья, Дуся гына диючеләр дә булды. Андыйларга үпкәләми, тик ачуым килә иде.

 

Баулыда гомер итүче Мөсәябә исемле апаның да исем кушу тарихы шуңа охшаш. Ул Чия Ташлысы авылында туган. Аңа да авылга читтән эшкә кайткан яшь укытучы кыз хөрмәтенә исем кушканнар.

 

– Миңа Мөсәябә исемен әтием куштырган, – ди Мөсәябә апа уфтанып. Сизелеп тора, ул да гомере буе үзенең исемен өнәп бетермәгән. – Өлкән яшькә җитсәм дә, исемемнең мәгънәсен белмим, беләсем дә килмәде, үземә ошамый.

 

– Ә исемегезне алыштыру турында уйланмадыгызмы соң?– дип сорау бирәм. Чөнки минем бу кадәр дә үз исемен яратмаган кеше күргәнем юк иде. Ничек инде шулай була ала? Яратмаган исем белән гомер итү? Шул исем белән көненә ничә тапкыр сиңа дәшәләр бит әле!

 

– Кечкенә чакта исемнең аерылып торуы сизелми иде. Үсеп буйга җиткәч, яшьрәк чакта әтиләрдән кыенсындым, аннары тормышка чыктым, дөнья көтү белән вакыт та булмады бугай. Шулай яратмаган исем белән килешеп яшәдем. Еш кына исемемне дөрес әйтмәделәр: Мөзәянә, Мәнсәфә һәм башка шундыйрак исемнәр...

 

Сүз артыннан сүз ияреп, Мөсәябә апа үзенең хәтер сандыгында яткан тагын бер үпкәсен белдерде.

 

– Миңа 18 яшь булганда, авылда алдынгы савымчы исемен алдым. Минем эшләвем, уңышларга ирешүем хакында “Хезмәткә дан”га да язып чыктылар. Газетаны кулыма алганчы бик сөенгән идем, тик исемемне дөрес язмаганнар, анда Мөзәянә булып чыктым. Ул вакытта да кәефем кырылган иде.

 

Мөсәябә апа кырык елга якын ОРС системасында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аңа да башка милләт кешеләре белән эшләргә туры килгән. Алар аның исемен әйтә алмыйча, Маша, Мария дип йөрткәннәр.

 

– Исемемне турыдан-туры русчага да әйләндереп әйтүчеләр күп булды. Әйтәләр иде дә, ни көләргә, ни дәшәргә кыенсыналар иде. Мөсәябә, менә шуны русчага әйләндереп кара син! – ди ул.

 

– Әйе шул, бик ямьсез исем килеп чыга, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Тик Мөсәябә апа исеме аркасында килеп чыккан мондый уңайсызлыкларны тиз генә уздырып җибәрергә күнеккән инде. Минем бу сүземә каршы ул елмаеп кына куйды.

 

Шулай шул, кемдер баласына исемне мәгънәле, җисеменә туры килерлек итеп сайлый. Икенчеләр, үзләре уйлап табып яки, замана шаукымына ияреп, мода артыннан куам дип, “мөгез чыгаралар”. Алда мисал итеп китергән ике исемнең мәгънәсен беләсем килеп, бераз эзләнеп тә карадым, тик файдасыз, андый исемнәр бөтенләй юк икән. Аларга якын булган Мөсыйбә (мәгънәсе – теләгенә ирешүче), Дөррия (мәгънәсе – җемелдәп нур сибүче) дигән исемнәр генә бар.

 

Бүгенге көндә дә үзенең баласына колакка ятышсыз, сәер, хәтта мәзәк исемнәр кушучылар байтак. Тик сирәк, кабатланмый торган исем кушам диючеләр ялгышмый микән? Балага киләчәктә авырлык килмәсме, дип тә уйларга кирәктер, бәлки.

Бу мәкаләне укыгач, исем кешене бизәми, кеше исемне бизи, диючеләр дә табылыр. Бу фикер белән дә килешәм. Шул ук вакытта, күп кенә уңыш яки уңышсызлыклар исемгә бәйле, диюче борынгылар сүзен дә онытмаска кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев