Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Иделгә таянма...

Бүгенге көндә бер белмәгән кеше белән дә аралашу өчен мөмкинлекләр күп. Инстаграмм битендә һәрвакыт “иргә ышанма, Иделгә таянма” кебегрәк комментарийлар язып калдыра торган ханымга игътибар иттем. Ник алай яза, иң кадерле кешесе аны газапларга дучар иткәнме, алдау юлы белән кыен хәлдә калдырганмы? Ир белән хатын, алар арасындагы ышаныч, хыянәткә кагылышлы хатларга язган фикерләре мине барыбер битараф калдыра алмады. Озакламый аның белән элемтәгә дә чыктым. Ул Казан тирәсендәге районнан булып чыкты.

– Апаем, язсаң язарсың, язмасаң, тыңлап кына үт, бәлки минем язмышым кемнәргәдер сабак булып ирешер, – диде ул, мин шалтыратып, аның язмышы белән кызыксына башлагач. – Шулай да бу дөньяда бары тик үзеңнең көчеңә, үзеңә гына ышанырга кирәк. Бүгенге көндә мин ике бала белән урамда торып калган тол хатын-кыз.

Кечкенәдән язмыш сынады

Мин кечкенә чактан ук тормышның авырлыгын үз җилкәмдә татыдым. Миңа дүрт яшь булганда, энем туды. Шуннан соң, әниебез авыру булып калды. Әтинең айнык чаклары бик сирәк булганлыктан, өйдәге вак-төяк эшне дә мин шул яшьтән эшли башладым. Мәктәпкә кердем. Авыру әни, исерек әти... Әлбәттә, яшьтәшләрем миннән читләшә башлады. Башкалардагы кебек затлы киемнәр дә юк иде, уку өчен кирәк-яраклар да гади булды. Кайвакыт сыйныфташларымның мине мыскыл итеп көлүләренә шулкадәр үпкәли идем, тик берни дә эшләп булмый, икенче көнне тагын алар арасына мәктәпкә барасы. Авыл баласының үз язмышы белән килешүдән башка чарасы юк. Бик ябык, үз-үзенә бераз бикләнгән, кешеләргә һәрвакыт шикләнеп кенә карый торган яшүсмер кыз булып җиттем. Җиденче сыйныфка күчкән елны, колхоз ашханәсенә пешекче булып эшкә керергә мәҗбүр булдым. Эше авыр булса да, түздем, акча кирәк иде. Көннәрдән  бер көнне өйгә кайтырга чыккач, ялгыш басып, ташка башым белән егылдым. Аннан соң берни дә хәтерләмим. Күрәсең, вакытлыча аңымны җуйганмындыр. Бергә эшләгән кызлар да, аңга килүемне күреп, кайта аласыңмы, дип кенә сорадылар да, шулай кайтып киттем. Шуннан соң башым авыртулы булып калды. “Мәрткә” китеп тә кире уяндым. Әнием, мине үлде дип уйлап, күршеләргә кереп йөгергән, шәфкать туташын чакырганнар. Берничә сәгать шундый халәттә булганнан соң, мин аңыма килгәнмен. Шул вакытта мин өйдә булган хәлләрне күзәтеп ятам кебек, ишетәм, тик каршы берни дә әйтә алмыйм. Үзем ниндидер озын ап-ак коридор буйлап барам кебек. Тәндә ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тойдым.

Ышанычсыз беренче мәхәббәтем бәхетсезлегемә юл ачты

Ашханәдә эшләп йөргән вакытымда, бер егеткә гашыйк булдым, ул да битараф түгел кебек. Гәрчә, мин үзем эчкерсез саф йөрәгем белән аны яратып йөрдем. Тик аның мәхәббәте миңа карата озак булмады, ул башка кызга өйләнеп тә куйды. Бик авыр кичердем. Шулай да мин кечкенәдән үк җәберләүләрне күреп үскәч, бусын да үткәреп җибәрергә үземдә көч таптым. Берничә елдан соң мин дә бер егетне ошатып кына тормышка чыктым. Беренче баламны бик авырлык белән генә таптым. Кайнана тиешле кеше дә мине яклар кеше булмаганын белгәч, җәберләргә, начар сүзләр әйтергә генә тора иде. Үзем дә, каршы басып, талаша һәм каршы сүз әйтә белми идем. Бергә яшәдек. Дөресен әйтәм, яратмады мине. Мал карау, көтү куу, бакча эшләре – барысы да минеке. Кечкенә балам булуга карамастан, барысына да өлгерергә, эшләргә тырыштым, югыйсә. Аннан соң тагын икенче улымны таптым. Ә кайнанамның минем иремнән соң туган тагын бер гарип улы бар иде. Әллә шул авырлыгыннан да туйган иде, белмим. Үчен миннән алырга тырышты, минем сау-сәламәт балаларымны үз итмәде. Алар еласа да, авырсалар да мин генә гаепле булдым. Хәтта улларымның ашауларына кадәр күпсенә башлады. Бу балаларда бирән чире ахрысы, гел ашап торалар дип әйтә иде. Ирем ерак Себер якларына китеп эшләп йөри. Акча да ярыйсы гына эшли, тик үзе генә җыеп бара. Аерым торыйк, аерым яшик дигән сүзләремне ишетми дә. Башта әнигә ярдәм итәргә кирәк дисә, соңрак, балалар кечкенә дигән сәбәпләр табылып торды.

Сәер табылдык

Шулай бер иртәне сыерны савып, көтүгә озаттым, келәттән тавыкларга бодай алыйм дисәм, аяк астында гына бер шарф ята. Кулыма алып карыйм, каты итеп җиде төен төйнәлгән. Әлеге шарфны ни эшләтергә белми бераз тотып торганнан соң, бозауларны су буена бәйләргә төшкәндә, шунда алып төштем дә агымсуга ыргыттым. Шуннан соң бераз хәлем китеп торган кебек булды. Аннан кайтып, тавык та чүпләп бетерә алмаслык өй эшләренә чумдым. Шарф шулай онытылып торды. Бер-ике ел вакыт үтеп китте. Шул вакыт аралыгында барлык эшләгән эшләр дә уңай гына бара торды, тик нигәдер сөенеч китермичә генә, гаиләбездән шома гына китә дә барды. Әйтерсең лә, тырышып-тырышып балык тотабыз да, ул кулдан тиз генә шуып төшеп йөзеп китә. Теге вакытта тапкан җиде төенле шарф гаиләбезгә бозым булгандыр, дип уйлыйм хәзер.

Фатирга читтән хуҗалар табылды

Сугыш ветераны толларына фатир бирелә икән дигән закон чыгып, кайнана фатирлы да булды. Барлык документ эшләре артыннан, әлбәттә, миңа йөрергә туры килде. Ир балалар булгач, яшәү урыны артык булмас дигән өмет белән, кайнанама фатир алыштым. Барлык документлар әзерләнеп бетте дигән көнне генә, аның мин бер тапкыр да күрмәгән туганнары барлыкка килде. Никтер шул туганнарның берсе яңа фатирга хуҗа да булып куйды. Мин дәшмәдем. Бергә яшәргә кирәк бит.

Ике бала кочаклап урамда калдым

Ирем бер кайтуда йорт салыйк дигән сүзгә бик каршы килмәде. Урын да тиз генә табылды, йортның нигезе дә салынды. Стеналары күтәрелеп, түбәсен дә ябып куйдык. Өй салынып бетте, инде күченәбез дип сөенеп йөргән көннәрдә гаиләбездә аңлашылмаган хәлләр барлыкка килә башлады. Иптәшем эшкә дип киткән җиреннән кайтмады. Мине эзләмә, дигән бер кыска гына шалтырату булды һәм ул суга төшкәндәй юк булды. Соңрак, җиргә, яңа өебезгә булган документлар да аның белән бергә булганлыгы ачыкланды. Ул безнең әле үзебез дә күченеп торып карамаган йортыбызны сатып җибәргән булып чыкты. Барлык документлар аның исемендә, пропискага да керә алмый калдык, балалар да яңа йорттан өлешсез калды. Мин һәм балалар вакытлыча кайнана һәм кайната йортында идем. Аннан да пропискадан тиз генә төшерү юлын тапканнар.

 Бу хәлләрдән соң ун ел вакыт үтте. Ирем шул китүдән бер тапкыр да кайтмады, минем дә, балаларның да исәнлеге белән дә кызыксынмады. Килен булып төшкән йортка да иремнең туганнары хуҗа булды. Мин, ике баламны ияртеп, әти әни йортына кайттым. Тик анда да энем һәм килен хуҗа булып алган иде. Мин бер йорт-җирсез, ике бала иярткән ялгыз хатын булып калдым. Күп кенә хатын-кызларга әйтәсе килгән сүзем шул, бер катлы булып, иргә һәм аның туганнарына минем кебек ышанып яшәмәсеннәр иде.

Индира Сәйфуллина

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев