Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Ятимнәр өлеше җирдә йөртмәс

– Ятимнәр ризыгы, аларның өлеше тоткандыр мине. Алмаз улым ...Алмаз Рахимович, гафу итегез мине, – дип табибның өстәленә капланып үкси башлады ул. – Яшисем килә. Үләсем килми бит. Тик ятимнәр ризыгы йөртмәс шул...

Бер урында озак еллар җитәкчелек иткәннәр шул оешма бинасын, анда эшләүчеләрне дә үзенеке дип уйлый башлый дигән сүзләрне Айсылу Азатовна күп тапкырлар ишеткәне бар. Шулай инде. Көне дә, төне дә шунда үтә бит аның. Өйгә кайтып киткән арада да шуның турында уйлый, хәтта “җитәкчелек чире” төшләренә кереп тә җәфалый. Айсылу эшләгән оешма гади генә түгел, аеруча җаваплы. Ул балалар йортында җитәкче. Соңгы елларда район һәм республика вәкилләренә, килгән кунакларга яхшы булу өчен күп тырышлык куйды. Аларга яхшы булган саен балаларга авыр икәнен бер кеше дә аңламады. Дөресрәге, җитәкче Айсылу Азатовна яхшы аңлады, әмма биредә тәрбияләнүче балаларда, аларның ниләр кичерүендә гаме булмады. Килгән кунаклар алдында ай-кояштай булган җитәкче, алар киткәч балалар өчен чын явыз бер бәндәгә әйләнә иде.

Бу мизгелдә Айсылу Азатовна да, Алмаз да шул елларда үткән вакыйгаларны күңеленнән кичерә иде.

Кечкенә Алмазның әтисе дә әнисе табиблар иде. Кызганыч, алар хакында иде сүзе белән Алмаз искә алырга яратмаса да, бүген Айсылу Азатовнаның килеп керүе аның күңелендәге яраларны кузгатты. Эх, әти-әниле рәхәт чакларны Алмаз бик аз хәтерли шул. Әнисенең ягымлы тавышы, озын толымнары бүгенгедәй күз алдында... Шул мизгелләргә һәрвакыт үзенең биш яшьлек чагындагы әти-әнисен соңгы юлга озату көне килеп ялгана. Алар юлда килеп чыккан авариядә үлделәр. Бер көнне, бер мизгелдә Алмаз ятим калды. Аның күзләрендә яшь пәрдәсе эленеп кала һәм балалар йортындагы тормыш җебе сүтелә башлый.

Алмазның ике яклап та әби-бабайлары иртә дөнья куйганнар. Тома ятим булып калган кечкенә Алмазга башка туганнары никтер балалар йортында яхшырак була дигән фикергә килгәннәр. Кыскасы, аны уллыкка алып калырга теләүче туганнары табылмаган. Югыйсә, Алмазның әти-әнисе бик күпләргә ярдәм кулы сузган кешеләр булсалар да. Тик Алмаз аларның берсенә дә үч тотмый, димәк, шулай язган, алар өчен шулай уңайлырак булган.

– Дөмекмәс! Һаман көйсезләнсә, елап комачау итсә, әнә кладовка бүлмәсе, – дип елаудан ярсып беткән Алмазның җилкәсеннән бөтереп кенә алып караңгы бүлмәгә кертеп ыргытучы да Айсылу Азатовна булды бит. Алмазның балалар йортына килеп эләккән көннәре шулай башланган иде. Дөрес, Алмаз узган ятимнәр сукмагында яхшы кешеләр дә булды. Тик берсе дә әти-әнине алыштыра алмый шул.

Бәйрәмнәр саен ятимнәр йортына күчтәнәчләр, тәм-томнар төяп килүчеләр дә байтак була иде. Андый бәйрәмнәрдә әлеге йортның кануннарын белеп алмаган балалар гына сөенә иде. Чөнки китерелгән әйберләр башта кунаклар алдында балалар кулында була, ә алар киткәч ул күчтәнәчләрне елата-елата тартып алалар иде. Андый чакларда Айсылу Азатовна бигрәк усалга әверелә. Тәрбиячеләрнең күбесе күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша, кайберләре җитәкче белән бергә бүлмә саен йөриләр иде.

– И сабыкайларым, балакайларым, түзәргә кала инде, нишлисең бит? Барыгыз да йөгереп кайтыр идегез дә бит өйләрегезгә, – дип юата кайберләрен кер юучы булып эшләүче Сәвия апа. Балаларның күңелләре бөтенләй киселмәсен өчен аларга үзенчә аңлатып та куя иде. – Баллы, татлы ризыкларны бәләкәй кешегә күп ашарга ярамый. Аллергия булса, укол кадыйлар бит үзегезгә.

Соңгы елларда Алмаз да Сәвия апаны үз итә башлады. Ул балаларның берсен дә какмый да, сукмый да. Вакыты булса, хәтта йомшак кына җылы куллары белән аркасыннан сөеп китә иде. Бу минутлар Алмаз өчен бик тансык була. Бу юлы да Сәвия апа балаларны юатты, ә үзе эченнән генә Айсылу Азатовна чыгып киткән ишек ябылганнан соң ишетелер-ишетелмәс кенә “Ятимнәр ризыгы тотар, сабыйлар өлеше йөртми ул. Сиңа да бер көн килер. Исеңә төшәр, әмма соң булыр” дип әйтеп калды.

Балалар йортында озак еллар пешекче булып эшләгән Оркыя апалары да җитәкче белән бер әйткәләшкәннән соң, кайтып китте. Алмаз моны үз колаклары белән ишетте.

– Миңа өйгә кунаклар килә, Оркыя, ишетәсеңме? Анда кәбестә, фарш бар голубцы ясап куй. Утыз штук тирәсе җитә, күбрәк ясасаң да була, – дигән җитәкче әмеренә Оркыя апа каршы килде.

– Мин аны сезгә түгел, балаларга ясарга тиеш! Алар монда да ашамагач, кайда ашарга тиеш соң, – диде пешекче хатын. – Минем кулым бармый. Сезгә алган кадәресе дә җитәр инде.

– Кәбестәнең төбе, урталары кала ич, шулардан ялкау голубцы әзерлә мондагыларга. Син ишетәсеңме, миңа кунаклар килә! Монда әзерләнәсе боткаңа рис күбрәк сал, җитмәсә, тары ярмасы өстәрсең, – дип ысылдады Айсылу Азатовна.

– Мин балаларга ботка пешермим, аларга голубцы ышандырдым. Алмаз да әнисе пешергән кебекне, вак голубцылар ясавымны көтә, – диде Оркыя апа сүзендә торып. Ул да шул ук таныш сүзләрне кабатлады. – Ятимнәр ризыгы тотар, сабыйлар өлеше йөртми ул. Сиңа да бер көн килер. Исеңә төшәр, әмма соң булыр.

Икенче көнне төшке ашка балалар чынлап та голубцы ашадылар. Бик тәмле булды. Алмаз аның тәмен бүгенгечә хәтерли кебек. Чын голубцылар… әнисенеке кебек.

Балалар теләгән ризыгын ашады, тик шуннан соң Оркыя апалары гына эштә башка күренмәде. Оркыя апаны да Алмаз ярата иде бит. Аннан соң бик озак күңелсезләнеп йөрде әле ул.

– Айсылу апа, ә Оркыя апа ник килми, – дип балалыгы белән җитәкченең ишеген шакыды бер көн Алмаз. Тик җитәкче апа гына томрап карап торган сабый күзләренә керерлек итеп якын килде дә, авырттырып ике җилкәсеннән тотып, – Беренчедән, мин сиңа апа түгел! Исеңдә калдыр – Айсылу Азатовна. Апа була торган кешеләр сине монда калдырды. Икенчедән, Оркыя апагыз башка монда эшләми. Ә хәзер, табаныңны ялтырат моннан!

Тагын бер ачы хатирә. Яңа ел алды. Нинди генә бәйрәмнәр булса да, балалар йортында үз кануннары бар. Узган ел ничек тә узган инде, яңа елга барыбер өметләр ак, чиста. Тәрбиячеләре кушуы буенча, шул ак хыялларны хәтерләткән ап-ак кәгазьгә балалар һәрберсе үзенең теләген язды. Бер-берсенә күрсәтәселәре килмәсә дә, берәүләр икенчеләрнең хыяллары язылган кәгазьләрне укып өлгерде. Алмаз да үзе янында утырган Солтанның язуына күз салды. Солтан узган ел гына бирегә килде. Аңа алты гына яшь. Шуңа күрә әле могҗизаларга да ышана иде. Кыш бабайга язган хатына да әти-әнисен сорап язган. Ә Алмаз хәзер андый хыялларны язмый. Чөнки аларның кайтмас җиргә китүләрен яхшы аңлый. Шуңа күрә бу юлы кесә телефоны сорап бер генә җөмлә язды. Яңа ел көнендә хыялы тормышка ашты Алмазның. Аңа чынлап та телефон алып килгәннәр иде. Шатлык-сөенеченең иге-чиге булмады. Кемгәдер уенчык машина, тимер конструктор, күлмәк һәм башка төрле бүләкләр китереп тапшырдылар. Кем нәрсә сораган, һәр бала канәгать калды. Әти-әнисен сораган Солтанның теләген тулысынча үк үти алмасалар да, ул да зур кап белән лего уенчыклар китереп кулына тоттыргач, риза булып елмайды.

– Алмаз, әйдә телефоннарны алмашабыз, – дип кич белән Алмазлар бүлмәсенә Айсылу Азатовна атылып керде. – Әле ватып өлгермәгәнсеңдер. Минеке дә яңа, тик синеке шәбрәк. Кая барасың да, кемгә шалтыратасың инде син аңардан. Синдә аның матур кабы калсын, миңа ул кирәкми, – дип малайның кулыннан телефонын шома гына тартып та алды.

Алмазга бик кызганыч иде телефоны. Тик бирмичә, чарасы юк иде. Айсылу Азатовна аңа көн күрсәтмәячәк. Балалыктан яшүсмерлек чорына атлаган бала бу хәлне дә тыныч кына эченә йотты. Җитәкченең иске телефонын иртәнге планеркасы вакытында тотып керде. Айсылу Азатовнаның йөзе бер агарды, бер күгәрде. Бүген аларда тикшерү белән район җитәкчелеге дә килгән икән. Барысы да Алмазга карады.

– Айсылу Азатовна, сез безнең бүлмәдә телефоныгызны онытып калдыргансыз, – дип җитәкчегә сузды. Айсылу Азатовна җиңел сулап куйды һәм һәрвакыттагыча мул гына итеп ясалма елмаю бүләк итте.

Алмаз бүлмәсенә кереп озак итеп елады. Телефонның ялтыравыклы матур кабын чүп савытына атты. Бу йортта яшәгән дәвердә бик күпләрдән ишеткән сүзләрне ул үз эченнән кабатлады – ятимнәр ризыгы тотар, сабыйлар өлеше йөртми ул. Сиңа да бер көн килер. Исеңә төшәр, әмма соң булыр.

Биредә күп хисләр, карашлар, сүзләр никтер ясалмалылыкка кайтып кала. Монда яшәүче балаларның күбесенең күңеле сына, тормышка карашлары үзгәрә, үзләрендә ныклык һәм ышанычны югалта, кыскасы “мин” дип торган шәхесләр сирәк кала. Шундый авырлыклар, бик күп сынаулар үтеп тә Алмаз да үзе булып калырга, яхшы кеше булып җитешергә, уңышларга ирешергә, хыялларын тормышка ашырырга омтылды. Пешекче булып эшләгән Оркыя апасының өй телефонын, соңрак адресын эзләп тапты. Унсигез яше тулгач та, бу йортны калдырып чыкты. Туп-туры пешекче булып эшләгән, ятимнәргә күңел җылысын бирергә тырышкан, явыз җитәкче аркасында гына ятим сабыйларны калдырып, яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булган Оркыя апасы янына юл алды. Ятимнәргә бирелә торган фатирның чираты әле ерак иде. Оркыя апасының ярдәме һәм киңәше белән авылда әти-әнисеннән калган йортны сатып, Казанда бер бүлмәле фатир юнәтте. Аннары зур тырышлык белән медицина институтына укырга керде. Тырышып укыды. Авыр вакытларда һәрвакыт авырсынмыйча Оркыя апасы ярдәмгә килде. Акчалата да ярдәм иткәләде. Алмазның кулындагы дипломы өчен дә беренче булып Оркыя апасы сөенде. Күңеле тулып Алмазны кочаклап бер елады, бер көлде ул. Алмаз яман шеш авыруларын дәвалаучы табиб-онколог һөнәрен алып чыкты. Уңышлы гына эшкә урнашып, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанып тыныч кына эшләп йөрде. Шәфкать туташы булып эшләүче нечкә билле, озын толымлы, елмаюы белән әнисенә охшаган Фәйрүзә исемле кызга өйләнеп куйды. Тормышы җай гына барды. Алар өчен Оркыя апасы һәрвакыт сөенде, догаларыннан калдырмады, бәхет-сәгадәт теләп Аллаһка ялварды.

Әлеге уйларыннан аны Айсылу Азатовнаның сулкылдап елаганы айнытып җибәргәндәй итте. Ул үзенең өстәленә куелган авыру карточкасына игътибар итте. Ашказанында яман шеш авыруы.

– Ятимнәр ризыгы, аларның өлеше тоткандыр мине. Алмаз улым ...Алмаз Рахимович, гафу итегез мине, – дип табибның өстәленә капланып үксеп елый ул. – Яшисем килә. Үләсем килми бит. Тик ятимнәр ризыгы йөртмәс шул... Узган елны иремне дә шул ук авыру алып китте, улыма да шул ук диагнозны куйдылар. Мин үзем гаепледер. Үзем генә түгел, гаиләмә дә ятимнәр ризыгын ташып ашаттым шул.

Алмаз шунда бөтен көчен җыеп, әйе Айсылу Азатовна, шулайдыр диясе килде.  Менә мин бүген хатынымнан теләгән кадәр голубцы пешертеп ашый алам, үзем теләгән теләгән маркалы иң кыйммәтле телефоннарны сатып ала алам, – диясе иде, тукталып калды. Ник әйтергә, барысын да аңлаган ич, аңа бүген минем ярдәмем кирәк дип авыруны тынычландырырга кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев