Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Бәхетлеме син, хатын-кыз?

“Эх, үзем яраткан кеше белән гомер итә алмадым!” Мондый сүзләрне 85 яшен тутырган апа авызыннан ишетермен дип, бөтенләй дә уйламаган идем. Читтән карап торганда, ул үзенең тормыш иптәше белән бик бәхетле яшәгән кебек. Аларга карап, бер-берсе өчен туган парлар, дип уйлап куя идем. Ә тормышта андый язмышлы хатын-кызлар гаять күп икән бит.

Зөһрә апа (82 яшь):

Мине яшь чагымда кияү йортына урлап алып килделәр. Дөресен әйтәм, яратмый идем, яратмадым һәм яратмыйм. Гомер узган инде. Элек урланган кызның кире кияү йортыннан кайтуы бик гарьлек иде бит. Әти-әниемнең йөзенә кызыллык китерәсем килмәде. Булачак иремне бер атнадан артык яныма китермәдем. Кире кайтып китәргә дә хурлык иде. Бүгенге көн яшьләре ул яктан бәхетле, дип саныйм. Ничек кенә булмасын, алар үзләре яраткан, үзләре теләгән кешеләрен яр итү хокукына ия. Минем яшьтәгеләрнең күбесенең язмышы шул булды инде. Безне бит, барган җиреңдә таш бул, дип үстерделәр. Мин бу сүзләр белән килешеп бетмим. Күпме хатын-кыз, ирдән аерылмыйм дип, “йодрык ашап” яшәде. Яратмаган кеше белән бәхет каян килсен инде ул? Балалар кечкенә чагында аларга карап юанасың – шул гына. Кыйналып, авырлыклар күреп яшәмәсәм дә, үземне бәхет кичердем, дип әйтә алмыйм.

Фирая (49 яшь):

Мин үземнең авылдаш егеткә кияүгә чыккан идем. Идем дип сөйлим, без хәзер аерым яшибез. Бер мәктәптә укыдык, бер-беребезнең холыкларын да яхшы беләбез кебек иде. Ул мине яклап, саклап үстерде дисәм дә, ялгыш булмас. Безнең дуслыкка әти-әниләр дә сөенеп туя алмады. Мәктәпне тәмамлагач, икебез дә үзебез теләгән уку йортларына кереп укыдык, һөнәр алдык һәм өйләнештек. Ике кызыбыз туды. Ирем, читкә китеп эшләргә кирәк дип, Себер якларына китте. Һәм шуннан холкы үзгәрде.  Минем бәхетле хатын-кыз тормышы белән яшәвемә дә шунда нокта куелды. Эчүчелек, хыянәт, акча югалтулар, машинаны бәрдерү һәм башкалар... Мин шуннан соң чиста, эчкерсез мәхәббәт һәм саф хисләр булуына ышанычымны югалттым. Ир-егетләргә нәфрәт уянды. Бер-ике ел каңгырап йөрдем, бар дип сөенмәдем, юк дип, көенмәдем. Кызларым зур, үзаллы тормыш көтә алалар. Мин шул яшемдә тормыш “яңаклаган” зур йөзле, ап-ак чәчле, яшәү дәрте калмаган кешегә әверелдем. Әмма, эштәге бер бәйрәм көне минем тормышымны баш-аягы белән кире якка әйләндереп куйды. Мин бит хатын-кыз икән! Бу очраклы очрашу, берничә айга сузылды. Ул егет кеше, өйләнмәгән иде. Аннан тагын шундый башка очрашулар... Мин беркайчан да гаиләле ир-атларны үземә якын китермәдем. Үз-үземне карап кына, җайлап кына яшим бүгенге көндә. Күңелемә ошаган ир-егетләр белән рәхәтләнеп очрашам. Ир-атлар дип, балаларымны читкә куймадым, алар исән булсыннар. Шуны аңладым: мәрхүм әбиемнең “иргә ышанма, Иделгә таянма” дигән сүзләре минем өчен хәзер девиз булып яңгырый. Мин дә бит тыныч тормышта, яшьли сайлаган тормыш иптәшем белән картлыкка керербез, балалар-оныкларыбыз өчен бергәләп сөенеп яшәрбез, дип уйлаган идем. Күпләр мине азгын хатынга әверелгән диярләр, шулай да кем соң минем гаиләле тормышымны бәхетсез итте? Мин төгәл беләм, башка бер генә кеше белән дә гаилә кормаячакмын. Ялгыз калудан курыкмыйм, балаларым исән-сау булсын. Баласы булган ана – ялгыз түгел ул.

 

Алсу (35 яшь)

– Без иптәшем белән яшьли өйләнештек. Бер улыбыз, бер кызыбыз бар. Бүгенге көндә үземне бик бәхетле дип саныйм. Гаиләм тигез, балаларым исән-сау. Мең шөкер. Тормышымны башкача күз алдына китерә алмыйм. Хыянәт ачысы татыганнарга сабырлык телим. Мин андый әйберне күтәрә алмас идем. Белмим, хәтта яши алмас идем. Чөнки бөтен тормыш шул ике кеше – ир белән хатын теләгәнчә корыла бит. Икебез генә белгән серләр, икебез генә корган хыяллар, уртак мәхәббәт җимешләребез... Хыянәт итү – тере килеш янып торган утка салу ул.

Мәликә апа (62 яшь)

– Мәхәббәт, ярату, гаилә дигән сүзләрне яши-яши тагын да ныграк аңлыйсың икән ул. Күпләр бит өйләнешү белән бала булырга тиеш дип уйлый. Әйтерсең лә ир белән хатын шуның өчен генә өйләнешә дә. Мин сезгә үземнең очрак турында сөйлим әле. Әйе, иремне ошатып, яратып тормышка чыктым. Мин дә, кияүгә чыгып, бер ел торгач, бала турында хыяллана башладым. Тик бер, өч, биш ел үтте бала булмады. Аңа карап безнең ике арадагы хисләр суынды, дип әйтә алмыйм. Баласыз каласыз инде, дигән сүзләргә дә ниһаять ияләшеп беттек. Кешене дә гаепләп булмый, аларның күбесе синең ярага тоз салам дип тә уйламый, чөнки андыйлар яшьләр өйләнешә икән, алар нәсел калдырырга тиеш дип кенә уйлый торганнар рәтеннән. Балабыз юк дип, иптәшем дә, мин дә читкә чапмадык, бер-беребезне гаепләмәдек тә. Чөнки без бәхетле булырга дип кавыштык бит, йөрәкләрне яралар өчен түгел. Без ничек тә бәхетле, чөнки без бергә. Йорт салдык, мунча, сарай һәм башкаларын җиткердек. Чит илләргә ял итәргә йөрдек. Үзебезне кимсетелгән итеп тоймадык та, моңа сәбәп тә юк иде. Яшәвебезнең тугызынчы елында безнең балабыз булды. Безнең булган бәхетебез тагын да тулыланды. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: егет белән кыз кавыша икән, алар бит нәсел калдыру өчен генә түгел, ә бәхетле булыр өчен кавыша. Яратасың икән, сабыр булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев