Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Бала

Альберт быел да әтисе яклап туганнарына, нәкъ менә әтисе янына, аны күрергә кайтты. Тик, үпкәләү катыш ачы күз яшьләре кабат бит очларын яндыра-яндыра да, муены буйлап агып төшә. Моннан утыз еллар элек үзе беренче тапкыр тәпи басып киткән сукмакка ятып елыйсы, ауныйсы килә. Юк, туктарга ярамый, китәргә, ничек тә тизрәк китәргә кирәк.

Кыйммәтле машина алга, Оренбург ягына, яшәгән җирләргә оча гына...  Томан арасында гына булып хәтергә уелып калган бала чагы хатирәләре кабат бөтен халәтен биләп ала. Альберт машина рулен каты итеп кысып тоткан килеш:

– Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә? Йөрәгең урынына таш кисәге үстеме, – дип кабатлый.

Балачак хатирәләре дигәннән, Альберт барысын да бик хәтерләп тә бетерми. Шулай да әнисе, әбисе сөйләгәннән кечкенә чагын күзаллый.

Айзат белән Ирина икесе дә институт бусагасында танышалар. Зәп-зәңгәр, ут янып торган күзле, сап-сары чәчле тиктормас, һәрвакыт шаян шәһәр кызы Ирина авылда туып-үскән Айзатны бер-ике күрүдә әсир итте. Озын буйлы, ыспай, гади һәм шул ук ваккытта зәвык белән киенгән егет тә Иринаның күңел кылларына чиртте. Башта исәнләшеп кенә үтеп йөргән яшьләр, бер-берсен күргәндә сөйләшеп туймаска әйләнделәр. Егет белән кыз күңелендә мәхәббәт бөреләнде. Мәхәббәт дигәнең яшьләрнең төрле диннән булуларына да киртә була алмады.

Айзатның рус кызы белән кайтып кергәнен әти-әнисе бик хуплап бетермәсәләр дә, каршы да килә алмадылар. Гаилә башлыгы Җәвит абзый кырыс кына:

– Улым, яхшылап уйла. Безнең нәселдә әле беркемнең дә башка дин кешесен алганы да, биргәне дә булмады. Син бу гореф-гадәтне бозучы. Бүген сиңа хәер-фатиха бирмәскә дә хакыбыз бар. Синең холкыңны беләм, кирелегең дә җитәрлек. Уйлагансың, димәк, барыбер өйләнәчәксең инде. Тик шуны исеңдә калдыр: безне Оренбург урамнарыннан оныкларыбызны эзләп йөрерлек итмә.

Җәвит улына шулай диде дә, юк эшен бар итеп, маллар янына чыгып китте. Яшьләр авылда ике көн кундылар да шәһәргә китеп бардылар. Олы улларының марҗага өйләнүен ата кеше йөрәге белән кабул итә алмады. Шул хәбәрдән соң, горур, үз сүзен бирмәс гаилә башлыгы, бераз таркауланды, болай да салгалый торган ир атналар буе эчеп йөри торганга әверелде. Сәламәтлеге дә ярыйсы гына какшады.

Тормыш дәвам итте. Яшьләр, тулай торакта яшәп, укуларын дәвам иттеләр. Ике яктан да өлкәннәр ярдәм итеп торды. Ирина ягыннан әнисе генә булганлыктан, таякның авыр башы Айзатның әти-әнисенә төште. Өйләнешеп бер ел үткәннән соң, Айзатка ике тамчы су кебек ошаган, тупырдап торган кечкенә малайны да Җәвит белән Мәрзиягә калдырып киттеләр.

– Әни, син инде пенсия яшенә җитеп киләсең, эшеңнән бераз туктап, Альбертны карап торсаң да ярар иде, – диде Айзат бәбине кунакка алып кайткан көнне. – Бала дип, Ирина укуын ташлый алмый бит инде. Безгә укырга кирәк. Бераз карап торыгыз да, без аны бакчага урнаштырырбыз. Өч ел үтә дә китә инде.

Шулай дип әйттеләр дә, икенче көнне иртән икесе генә җыенып шәһәргә кузгалдылар. Ике ае да тулмаган Альберт кунакка дип кайткан җиреннән, әби белән бабай карамагында калды. Нишлисең, бала хакына дип, Мәрзия эшеннән дә китәргә мәҗбүр булды. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләп, вакыты җиткәч, лаеклы ялга чыгып, ял итәм дигән хыяллар челпәрәмә килде. Башта бик кыен булды. Бала тыныч кына булса да, яңа урынга, әби-бабайга озак ияләште. Мәрзиянең, ясалма сөтне ашата алмыйча, баланы кочаклап, елый-елый төн чыккан чаклары ешайды. Бала да, көндез бераз йокласа, төннәрен елый торганга әверелде. Кечкенә бала тынычсызлыгыннан уртанчы һәм кечкенә улларына игътибар бөтенләй кимеде. Төпчек уллары ни әйтсәләр дә тыңлады, укуына да өлгерде, маллар да карашты, кирәк булса бәбине дә караша иде. Уртанчы уллары гына елак бәби, өйдә эш күплеген сәбәп итеп, урамда трай тибәргә, дусларына китеп-китеп кунып калырга, сәбәпсез дәрес калдырырга остарып китте. Ул гына да түгел, кич йөрергә чыккан җиреннән исереп кайткалаган чаклары да булды. Башта качырып кына тарткан тәмәкесен, хәзер әти-әнисе янында ук тарта башлады. Өйдә тәмәке булмаганда, тавыш чыгарырга да күп сорап тормый иде. Шулай итеп уртанчы уллары мәктәп яшеннән үк сугышып, эчеп йөреп, кәеф-сафалы тормышны үз итә торган кешегә әверелде. Кечкенә Альберт елаганда, йөгереп килеп: “Шарбаш, ник елыйсын?” дип кычкырып, башына каты итеп чирткән чаклары да булмады түгел.

Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл кибетендә кечкенә балага ясалма сөт булмый һәм сорап та алып кайтмыйлар иде. Шунлыктан, Җәвит абзый, ай саен зур юл сумкасын өстерәп, иртән таң беленгәч тә,  Октябрьcкий шәһәренә китә торган булды. Андагы кибетләрдә дә бер алучыга өч-дүрт каптан артыгын бирмиләр.  Төрле кибетләрдә чират тора-тора, төн уртасында гына бер айга җитәрлек ясалма сөт алып кайтып куя ул.

Вакыт үтә торды. Альберт үсеп, тәпи китте. Аның тәүге тәпи басып китүен, беренче “Әббә”, “Баба” дигән сүзләрен дә әбисе белән бабасы ишетте. Каникулларга кайткан Ирина белән Айзатны бала, битараф калып, хәтта ятсынып елап та каршы алгалады. Яшь әти-әни ничек тиз кайтса, шулай тиз җыенып та китә иде. Чөнки Иринаның әнисе янына да кунакка кайтасылары бар. Шунлыктан аларның каникуллары икегә бүленеп, Альберт әти-әнисен ярты елга өч-дүрт көн күреп кала иде.

Шулай өч елдан артык вакыт үтеп китте. Соңгы кайтуларында Ирина никтер боек булып күренде, Айзатның да беренче вакытлардагы кебек йөзе бәхетле түгел иде. Ярый, бераз әйткәләшкәннәрдер, үтәр, дип уйлады эчтән генә Мәрзия. Укулары авырдыр, диплом алыр вакытлары да җитә дип, үзен-үзе юатты ана. Шулай да кайнанасы белән икәүдән-икәү калгач, Ирина Айзатның сәбәпсезгә дә тавышланып, кул уйнаткалый башлаганын әйтте.

– Мин җиргә ике тумадым, тагын бер шундый хәл булса, аерылам һәм баланы да алып китәм, – диде Ирина зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп.

Тик улы белән килене арасында нәрсә булганын белмәгән ана ни дип әйтергә дә белмәде. Ял көннәре үтте. Айзат белән Ирина шәһәргә кайтып киттеләр. Китүләренә бер ай чамасы да үтмәде, Ирина берүзе генә кайтты. Аптыраган Мәрзия апаны ул тынычландырып, бар да яхшы икәненә төшендерде.

– Миңа Альбертны алып китәргә кирәк. Ул үсте инде, зур малай. Бакчага бирергә кирәк, – диде кайнанасы белән кайнатасына туры карамый гына. – Шәһәргә өйрәнә торсын. Аңа бит анда яшисе булачак.

Икенче көнне иртән үзеннән бөтенләй читләшеп беткән Альбертны әбисе кочагыннан елата-елата каерып алды. Киемнәрен дә берничәне алмашка гына сумкасына салды. Шешә белән ясалма сөтне алып, җәяүләп урам башына асфальт юлга таба чыгып китте. Шул китүдән Ирина башка бу авылга кайтмады. Тик торганнан да көнләшеп, тавыш чыгарып, җае чыккан саен кул күтәргән ире Айзаттан да аерылып китте ул. Читтән торып укып, дипломын алды да үзенең туган якларына китеп югалды.

Шулай итеп, өч елдан артык күз карасы кебек карап үстергән онык китте дә, юк булды.

Айзатның хатыны белән  аерылышканын һәм күрше авылның “карт кыз” исемен күтәргән Әминә белән тулай торакта яшәп ятуын да ата-ана бер елдан соң гына белде. Күзгә-башка сөйкемсез, дорфа итеп сөйләшә торган Әминәнең улы белән үзләренә кайтып кергәнен күргән Җәвит абзый ирексездән: “Әй, улым, мин шушы яшемдә дә мондый хатынга карамас идем”, – дип  уйлап куйды. Әллә уйлады, әллә инде пышылдап әйтеп тә салды. Беренче киленнәре рус булса да, сөйкемле сөякле, икенче килен янында ясап куйган курчак кебек булганын уйлап, оныгы Альбертны юксынып, йөрәге берничә тапкыр кысып алды. “Яңа” килен белән теләр-теләмәс кенә исәнләште. Ә Айзат Әминәнең күзләренә генә карап тора. Өй эченә кергәч тә, хәтта Әминәсенең аяк киемнәрен салдырып, бер читкә үзе алып куйды. Яшьләрне читтән генә сынап карап торган Мәрзия дә күңеле белән эчтән генә янды. Әйтерсең лә аның улын алыштырып куйганнар.

Әйе, Әминә, Айзатны мәктәптә укыганда ук ошатып йөри иде. Өйләнгәнен ишеткән булса да, сөйгәненә якынрак булу өчен, ул да шәһәргә китеп урнашты бит. Ничек итсә, итте, им-томчыларга йөреп, бозым ясатты да, Айзатны хатыныннан биздерде, баласын күрә алмас дәрәҗәгә җиткерде. Айзат өчен Әминәдән дә изгерәк зат юк иде.

Шулай еллар үтте. Айзат белән Әминәнең дә уртак балалары – кызлары – туды. Ул Әминәгә ике тамчы су кебек охшап туды.

– Мәрзия, яшәгән кадәр яшисем дә калмагандыр, бәлки, оныгым Альбертны бик сагындым, төшләремдә күреп, саташып бетәм, – диде Җәвит, иртәнге чәен дә эчә алмыйча күңеле тулып.

Бу сөйләшүдән соң, ул икенче көнне иртән юлда иде инде. Килене һәм оныгы яшәгән йортны тиз эзләп тапты Җәвит. Тик, күпме генә шакыса да, фатир ишеген ачучы булмады. Шулай да күрше фатирдан бер өлкән яшьләрдәге ханым, Иринаның башка йорттан фатир алуын чыгып әйтте. Якынча адресын да аңлатты. Җәвит, күчтәнәчләр тутырган зур сумкасын күтәреп, кабат тукталышка чыгып китте. Моннан берничә ел элек улы Айзатка әйткән сүзләре йөрәген кимерде: “Улым, миннән оныкларымны Оренбург урамнарыннан эзләрлек итмә!” Шул көн килде. Җәвит оныгын эзләп чыгып китте. Автобуста барганда да оныгы белән очрашу минутларын күз алдына китерде ул. Бер-бер артлы төрле мизгелләр күз алдыннан очты: менә аның оныгы, бабасының бүреген һәм ишек төбендәге зур галошларны киеп, өй буйлап лаштор-лоштыр зурлар кыяфәте чыгарып йөренә; ул да түгел, бабасының гармунын алып, бөтен көченә тартып, җырлагандай авазлар чыгара; яңа гына әбисе пешергән коймакны үзе ашап туйганнан соң, өстәл астында песи баласы белән бүлешеп утыра, күп тә үтми өйгә керткән сарык бәрәннәрен мәш китереп куып йөри башлый... Җәвитнең күзләрен яшьле томан пәрдәсе каплап алды.

Менә ул күптәнге очрашу мизгеле. Подъезд ишегалдында аның оныгы – Альберты – басып тора ич. Әнә, ул, үзе! Нәкъ Айзатының кечкенә чагы диярсең. Кап-кара түгәрәгрәк йөзле, кыскарак буйлы, киңчәрәк җилкәле. Бабасы Җәвитне күреп, оныгы да талпынып куйды кебек, әллә танымады инде.

– Улым! Альберт, бу мин бит, әллә танымыйсың бабаңны? – диде Җәвит.

Альберт бабасы кочагына ташланды. Әлбәттә, таныды. Бу минутта бабай да, онык та, бер-берсен каты итеп кысып кочаклаган килеш, үксеп елыйлар, килене Ирина да подъезд ишегенә сөялгән килеш күзләреннән аккан кайнар тамчыларны тыя алмый иде.

Җәвит оныгын күреп кайтканнан соң атна-ун көн үтте. Соңгы араларда авыртып, чәнчеп торган күкрәге тоташ уттай яна башлады. Ул, бераз хәле китеп, ишегалдындагы эскәмиягә барып утырды. Бераз хәл алгач, өйгә керде һәм диванга утырам дигән җиреннән идәнгә шуышып төште. Мич алдында коймак чыжлатып маташкан Мәрзия ирен торгызмакчы булды. Тик Җәвитнең гәүдәсе камыр кебек иде, иреннәре генә нидер пышылдаган сыман тоелды Мәрзиягә.

– Ярый, оныгымны күреп калдым әле, – диде дә күзләрен тыныч кына мәңгелеккә йомды.

Еллар үтә торды. Җәвит белән Мәрзиянең төпчек уллары армия хезмәтеннән соң Оренбург ягына укырга керде. Альберт янына барып, хәлен белешеп торды.

 Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, Айзат улының хәлен белмәде, бармады да, йөрмәде дә. Әйтерсең ул бала аның өчен юк иде. Айзат үз эченә бикләнде, туганнары белән дә йөрешмәде. Күрешкәндә дә, исәнләшү-саубуллашудан гайре артыгын сөйләшми иде. Сүз Альберт турында бара башласа, торып чыгып китәр иде.

Бер җәйдә Ирина Альберты белән беренче тапкыр килен булып төшкән йортка кунакка кайтты. Ике дистә елга  якын вакыт үткән. Ирина гомере буе яхшы эштә булды, лаеклы ялга да алдан чыкты. Үз яшенә караганда күпкә яшь, чибәр иде. Үзен дә карады, улы Альбертны да ким-хур итмәде. Аны укытып чыгарып, яхшы эшкә урнашырга да ярдәм итте. Фатир алышты, машиналарын яңартып җибәрделәр.

Мондый кунакларның килүен белеп, Айзатның хатыны Әминә тагын да усалланды. Ирен баласы янына түгел, киресенчә, ераккарак, үз туганнары ягына кунакка алып китте. Ирина кайнанасының хәлен белеп, кич утырып чәйләр эчтеләр, төне буе сөйләшеп чыктылар. Ул Айзаттан берни дә өмет итмәде, тик улының әтисен күрәсе килү теләген кәнәгатьләндерү өчен генә кайткан иде. Әнисе белән әбисе чәйләп алган арада, Альберт күрше авылда яшәгән әтисен күрергә үзе генә китеп барды. Фатир ишеген күпме генә шакып торса да, аңа ачучы булмады.

Юлларны күреп, белеп алгач, Альберт җае чыккан саен үзе генә дә кайткалый башлады. Ничәмә-ничә тапкыр кайтса да, әтисе белән утырып сөйләшә алмады ул. Әминә ирен улы белән икәүдән-икәү генә калдырмады.

 Андый вакытларда, Әминә җае чыккан саен Мәрзия карчыкны да үткен теле белән талый иде. Аны оныгын чакырып кайтаруда, улын марҗа килене белән кире кавыштырырга теләүдә гаепли иде.

– Юк, ялгышасың, килен, ул Иринага синең ирең кирәкми, аның тормышы җайланган инде, – дип аңлатырга тырышты. – Аңа бала бәләкәйрәк чакта бик ярдәм кирәк булгандыр да бит. Хәзер алар безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел. Үзләре аякка басканнар. Алар янында без, без ул – беткән җаннар. Үз балаңны син ташламас идең, ә Айзат ташлады. Нишләттең син аны?

Мәрзия карчыкның соравы ачык калды, килене аңа җаваплап тормыйча гына, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте.

Алда ни көтәсен беркем дә белмәгән кебек, Айзат та  озак та тормый урын өстенә калачагын, улы Альбертның бәхиллеген алмыйча, бу җирдән китә алмыйча газапланып ятачагын белми иде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

 


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев