Акыллы киңәш
Гаилә тормышын корып яшәвебезгә ике дистә елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Гаиләнең кыйммәтен, бер-береңә булган хөрмәт хисләре яши-яши тагын да ныгый арта икән.
Шунда гына аңлыйсың, әбиеңнең, әти-әниләреңнең алтынга тиң киңәшләрен, әйткән сүзләрен. Менә мин кияүгә чыгарга җыенганда әниемнең сүзләрен хәтерлим: “Кызым, нинди генә хәлдә дә, нинди генә очракта да иреңә ашарга пешер, ризыктан мәхрүм итеп, күңелен кисмә”. Әлеге тылсымлы сүзләрне иремнең әнисе, кайнанам да никах көнендә үк кабатлаган иде. Бусы кереш өлеш. Алга таба тормыш башлана:
Дөресен генә әйткәндә мин кызу канлы, ярый әле ир-ат булып тумаганмын дип уйлыйм. Ирем әйбәт кеше. Аны гел мактыйм. Ул тыныч холыклы. Минем характерның капма-каршысы инде менә. Аллаһы Тәгалә шулай туры китерә бит ул. Халкыбызның яраткан мәкаль-әйтемнәрендәге кебек: бер шакшыга – бер яхшы; чиләгенә күрә капкачы... һәм тагын әллә ниндиләре... Бездә дә шулай, рәхәтләнеп әйткәләшеп тә булмый аның белән! Кая инде кычкырып талашу! Эндәшми-нитми генә ишегалдына чыга да китә, тегесен-монысын хуҗалыкта эшләп йөри башлый. Менә әйтегез әле, ничек инде җанын-тәнен, бөтен көчен биреп эшләп йөргән ир белән ишегалдына ук чыгып талашасың? Булмый, шулай бит? Нишләргә кала? Аш бүлмәсенә керәм дә берәр тәмле әйбер пешерә башлыйм. Бераздан ул килеп керә.
– Әнисе, бигрәк тәмле әйбер пешерәсең бугай...
– Әйдә, кулларыңны юып ал да, суынганчы ашыйк.
Табын яны гөр итә, улларым да, әтисе дә мактый-мактый ашыйлар. Бәхет шул түгелме?
Аштан соң рәхмәтләр әйтеп, ашны мактап торып киткән ир белән талашып та булмый бит әле, җәмәгать.
Менә шул урында якташыбыз Фәнис абый Яруллинның искиткеч зур мәгънәгә ия, бернинди дә төсләргә буямаган гади генә шигыре күңелгә килә. Аны кабатлап китсәк тә артык булмас:
Семья бу!
Хатын һәм ир талаша,
Өйдә хәйран – тамаша.
Икесе дә кызганнар,
Әдәп сырын узганнар.
Нинди генә сүз чыкмый,
Ярый әле, күз чыкмый.
Талаш бермәл сүрелә,
Ир – киемгә үрелә.
– Мин, – ди – китәм, хуш, хатын,
Тик белеп кал: Яраттым.
Күрешмәсәк яңадан,
Телгә алма яманлап.
Хатын әйтә: – Хуш, ирем,
Мин дә сине бик сөйдем.
Син эштә чагында да
Сагынып бетә идем.
– Чынмы, хатын?
– Чын, картым.
– Яраттыңмы?
– Яраттым.
– Әле дәме?
– Әле дә!
– Мин дә сөйдем мәңгегә.
Сүз китә гөлдер-гөлдер,
Күз итә мөлдер-мөлдер.
Бүрек баштан ташлана,
Тормыш кабат башлана.
Менә бит ни өчен әнием дә, кайнанам да шушы киңәшне биргәннәр икән. Гаиләдә нинди генә кыен хәл булса да, хатын-кызның ашарга пешереп куюы – аның дуслыкка беренче адым ясавы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев