Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярлар Ык буйларын чистарта

Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре Ык буе ярларын чистартырга өмәгә чыккан. Авылда чүпне махсус оешма алып китсә дә, каты көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлаучылар җитәрлек.

Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин “Баулы-информ”га сөйләгәнчә, Ык бенда, бакча артларында чүп-чар бихисап.

Кызылъяр авылында узган бер җыенда, законсыз чүплекләр турында сүз чыккач, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, авыл халкына мөрәҗәгать итеп:

“Аны Марстан китереп ташламыйлар инде, үзегез үк чүплисез”, – дигән иде. http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/baulyi-rayonyi-bashlyigyi-kyizyilyarga-chpne-marst

Авыл халкының чүпләрен махсус оешма алып китә. Тик, кызганычка каршы, каты көнкүреш калдыкларын теләсә кая, бакча артларына ташлаучылар күп.

 

“Бакча артларындагы чүп-чарны без генә җыештырып бетерә торган түгел. Монда бөтен авыл халкы белән төшәргә кирәк”, – ди Ленир Дәүләтшин.

Аның сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләре җыйган чүп-чарны “Мехуборка-Кама” оешмасы алып китәчәк.

Шуны әйтү урынлы булыр, Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның экологик торышына битараф түгелләр: алар Ык елгасы ярларын, аның авыл янындагы территориясен ел әйләнәсе тәртиптә тоталар, еш кына өмәгә чыгалар. http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kyzylyarlar-yk-buylaryn-chista-tota

ФОТО: Ленир Дәүләтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев