Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъярлар Ык буйларын чиста тота

Елга-күл, урман буйлары чиста булса, үзебезгә дә күңелле. Кызылъяр авылында яшәүчеләр дә әлеге девизны алга куя. Бүген дә мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина җитәкчелегендә Ык буен чистарту өчен өмәгә чыктылар.

Безнең төшерү төркеме килгән вакытта да, атна башы булуга карамастан, Ык буе ярларында ял итүчеләр бар иде. Ык буйлап өч чүп контейнеры куелуга карамастан, күп кенә ял итүчеләр үзләреннән калган чүп-чарны яр буена гына ыргытып калдыралар. Пластик шешәләр, кәгазь каплар гына түгел, консервтан бушаган калай савытлар, целлофан пакетлар да байтак иде.

– Без, мәдәният хезмәткәрләре, авылда оештырылган бар төрле өмәләрдә дә актив катнашабыз, – дип сөйләде безгә Кызылъяр авылы клубы директоры Ленир Дәүләтшин. – Иң зур өмә гадәттәгечә яз башында үтә, Ык буйларын гына түгел, авыл урамнарын, Сабан туе буласы мәйданны да җыештырабыз, аннары тагын, бүгенгедәй,  көз көне өмә ясыйбыз. Чиста булса, үзебезгә дә күңелле, килгән кешеләр дә сокланып китәрлек булсын.

– Табигать кочагында ял итәргә кем генә яратмый икән, – ди өмәдә катнашучы Ләйсән Минишина. – Тик һәр кеше үзен киләчәк өчен җаваплы тоеп, артыннан бераз җыештырып китсен иде. Без үзебез дә шушы урында ял итәргә яратабыз. Чиста, матур булса үзебезгә дә рәхәт. Өмәләргә теләп кушылабыз.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренчә, Ык буена куелган өч чүп контейнерыннан да җыелган чүп-чарны атна саен бушатып, махсус көнкүреш калдыклары полигонына алып китеп торалар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев